Уфада полиция өч укучы кызга һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаган. Бу хәл башкаланың Р.Зорге урамында урнашкан күп катл йортта теркәлгән иде. Ике үсмер кыз дәрестән соң ахирәтенә килгәннәр һәм чыкканда билгесез адәмгә тап булганнар, ул фатирга керергә уйлаган. Кызлар аны этеп чыгарырга тырышкан, әмма ул аларның берсен чәченнән эләктереп алган, икенчесенең битенә суккан. Тавышка күршеләр йөгереп чыккан, ул арада ир-аттан җилләр искән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, полицейскийлар, якын-тирә территорияне тикшергәндә шикләнелүчене тапканнар. Ул Уфада яшәүче исерек ир булып чыккан. Тоткарлаганда ул каршылык күрсәткән. Нәтиҗәдә, Русия Тикшерү комитеты аңа берничә маддә буенча гаепләү белдергән: торакның кагылгысызлыгын бозу, хулиганлык, полиция хезмәткәренә карата көч куллану.
Чыганак: bashinform.ru