Уфада билгесез ир-ат торак йорт подъездында өч укучы кызга һөҗүм иткән. “Честный репортаж” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, ул бер үсмернең иренен җәрәхәтләгән, икенче үсмергә табиблар баш мие селкенүе диагнозы куйган. Бу хәл Зорге урамындагы йортта теркәлгән. Бер класста укыган кызлар дәрестән соң ахирәтенә килгәннәр. Чәй эчкәч, кызлар тышка чыгарга уйлаган, әмма фатир бусагасында аларга бер ир-ат ташланган һәм бер үсмерне сөйрәп алп китмәкче булган. Кызлар кычкыра башлаган, шулчак һөҗүм итүче ир бер кызның йөзенә суккан, икенче кызга типкән.
Тавышка күршеләр йөгереп чыккан. Алар полиция чакырткан. Кызлар дәваханәдә кыйналу очрагын теркиләр һәм полициягә күрсәтмәләр бирергә җыеналар.
Каза күрүчеләрнең гаризасы Октябрь районы полиция бүлеге тарафыннан кабул ителде, тикшерү башланды, һөҗүм итүченең шәхесе ачыклана, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Аллаһ сакласын...
Чыганак: bashinform.ru