Дөрес, аны иртәрәк эшләүчеләр дә бар. Әмма без ревизия үткәргәндә Инәгә игътибарлап күз салабыз. Семьяның кышкылыкка ничек әзерләнгәненә ныклап ышанабыз. Үрчем элегрәк чыгып өлгергән ячейкаларга кортларның читтәге рамнардан бал ташыганы сизелә. Балалар чыгып, кәрәзләр буш калганы очраса, аларны оядан алабыз да, запастагы баллы рамнарны шулар урынына куябыз. Җитәрлек бал запасы булмаган кәрәзле рамнарны калдырмыйбыз. Сыйфатсыз баллылар, нык карайган кәрәзлеләр очрый икән, бала чыгып беткәч бик яхшы күренә, аларын да алабыз. Леток турына баллы һәм язга таба Инә йомырка салырлык урыны булырдай кәрәзләр бирелә. Умартачылар андыйны яхшы белә. Кортлар кыш ачыкмасын, бала үстерергә урыны да булсын. Кышкылыкка азык запасы 25 килограммнан да ким калырга тиеш түгел.
Бу айның урталарына ячейкалардан үрчем чыгып бетә. Эшче кортлар аларны очыш ясарга әзерли. Җылы көннәр булганда тышка чыгып яшь үрчемне тазарта, канатларын ялый. Көзге нык салкыннарга кадәр балаларның ныгып калуын күзәтә. Кояш чыгып, көннәр 10-15 градуска кадәр җылытса, алар күмәкләшеп очалар. Балалар да, олыраклары да эчәкләрен бушатып ояга керә. Гадәттә, соңгы очышны кортлар октябрь аенда ясаса, кышны җиңелрәк үткәрә.
Әгъдәл Низаевның «Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү» дигән китабыннан.
Фото: gismeteo.ru