Динебез – Ислам
19 Марта , 11:54

Уфадагы телебашняны Ураза-бәйрәм хөрмәтенә яктыртачаклар

Евгений Соколов.Евгений Соколов.
Фото:Евгений Соколов.

 

"Башкортстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы телебашнясы дини бәйрәм хөрмәтенә бәйрәм яктыртуын кабызачак.

Телебашняның яктылык панносын йолдызлы күк фонында ярым ай сурәтләре, шәрыкъ бизәкләренең ансамбле һәм "Ураза бәйрәме белән!” язуы бизәячәк.

Бәйрәм яктырткычы 20 мартта җирле вакыт белән 20дән 22 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Моңа кадәр без бәйрәм утлары Уфадагы телебашняны Кырым һәм Севастопольнең Русия белән кушылу уңаеннан бизәячәге турында хәбәр иткән идек.

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас