Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 март , 15:23

Уфа телебашнясында – бәйрәм иллюминациясе

18 март – Кырымның Русия белән яңадан кушылу көне.  

https://i-gazeta.com
Фото: https://i-gazeta.com

Бүген, 18 мартта, Уфада телеүзәк манарасы Кырым һәм Севастопольнең Русиягә кушылу еллыгы уңаеннан тематик иллюминацияне кабызачак.

Яктылык панносы Русия триколоры сурәтен һәм “18 март – Кырымның Русия белән яңадан кушылу көне” язуын бизәячәк. Бәйрәм сценарие җирле вакыт белән 20:00дән 22:00гә кадәр эшләячәк.

Шул ук вакытта бәйрәм утлары Симферопольдәге телебашняда да кабыначак. Медиафасадта ярымутрау сурәте, шулай ук триколор һәм салют эффектлары белән тулыландырылган “Барысы да бездән башланды” сүзләре күрсәтеләчәк.

Казан, Новосибирск һәм Самара телебашняларында “Кырым – ул Русия!” язуы барлыкка киләчәк.

Тематик яктылык шоулары шулай ук Санкт-Петербург, Екатеринбург, Калининград, Сочи һәм башка шәһәрләрдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 18 мартында Кырым Республикасы һәм Севастополь Русия Федерациясе составына керде.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас