“Схема Долиной” дигән һәм җырчы Лариса Долинаның фатирын сату белән бәйле тагын 4 сүзтезмәне 2025 елның неологизмнар сүзлегенә кертәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, “Яңа сүзләр сүзлеге” төркеме җитәкчесе Валерий Ефремов белдерде.
“Башта без “схема Долиной” сүзтезмәсен теркәдек, бу 2024 елның җәендә булды. Арытаба “эффект Долиной”, анысы 2024 елның декабрендә иде. Аннары “бабушкина схема” (2025 елның җәе), “казус Долиной” (2025 елның көзе). Һәм “бабушкин вариант”, – дип сөйләде бу хакта Валерий Ефремов.
Ефремов шундый ук юл белән заманча рус телендә блогер Анастасия Ивлееваның “голая вечеринка”сы чагылыш тапкан иде, дип искә төшерде. Бу тема тирәли күп яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр (мәсәлән, “головечеринники”) барлыкка килде, арытаба алар җәнҗал белән бәйле булмаган контекстта кулланылды.
16 декабрьдә Русиянең Югары суды Долина эше буенча карарны аның фатирын сатып алган Полина Лурье файдасына кабул итте. Әгәр җырчы һәм аның туганнары якын арада ирекле рәвештә фатирдан чыкмаса, Мәскәү шәһәр суды аларны көчләп чыгару мәсьәләсен караячак.
Чыганак: lenta.ru