

Русиялеләр Югары судның җырчы Лариса Долина фатиры турындагы эш буенча башка судлар чыгарган карарларны гамәлдән чыгаруына һәм сатып алучы Полина Лурьега милек хокукын калдыруга, шул ук вакытта фатирда артистканың икенче инстанция суды карарына кадәр яшәү хокукын саклап калуга карата үз фикерләрен белдергән. Күп кулланучылар, Х социаль челтәрендә суд утырыш нәтиҗәләренә шатланып, постлар урнаштырган. Постларда русиялеләр суд карарын гадел дип атаганнар һәм Лурьены котладылар.
“Долина обездолена. Теперь официально”, — дип язган кулланучы Замир Безгеев. “Хәзер Долина окупас статусына күчә (Европада чит торакта яшәгән һәм аны ташлап китүдән баш тарткан кешеләрне шулай атыйлар)”, - дигән PupsadronKaty никлы хатын.
Тагын бер комментатор Долина “Голубой огонёк” тапшыруында “Весёлые ребята” ансамбленең “Бродячие артисты” җыры белән чыгыш ясаячак, дип шаярган. “Мы бродячие артисты, мы в дороге день за днем. И фургончик в поле чистом, это наш привычный дом”, – дип җыр юлларын да өстәп куйган.
Югары суд Долина эше буенча карарны кичә, 16 декабрьдә, кабул итте. Аңа ярашлы, торак хуҗасы булып Лурье кала. Артисткага фатирда икенче инстанция суды карарына кадәр яшәргә рөхсәт иткәннәр – анда яңадан карауга сатып алучының җырчының гаиләсен фатирдан чыгару турындагы дәгъвасын җибәргәннәр. Долина үзе суд утырышына килмәгән, аның мәнфәгатьләрен адвокат яклаган.
Долина Мәскәү үзәгендәге фатирын 112 миллион сумга саткан, сатудан кергән акчаларны ул мошенникларга тапшырган. Соңрак ул, Лурьены тораксыз һәм акчасыз калдырып, фатирын суд аша кире кайтарды. Долина фатиры турындагы вакыйга халык арасында зур шау-шу уятты: күп кенә русиялеләр сатып алучы ягына бастылар һәм артистканы тәнкыйтьләп чыктылар.
Чыганак: lenta.ru