Төркиягә очып, анда серле рәвештә югалган хатын һәм аның баласы Сүрия чигендә табылганнар. Хатынны ИГ* (Русиядә тыелган халыкара ислам сөнни террорчылык оешмасы) кураторлары вербовкалавы ихтимал.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, 32 яшьлек Дарья һәм аның 10 яшьлек улы Максимны Сүрия чигеннән ерак түгел Төркиянең Адана шәһәре районында тапканнар. Версияләрнең берсе буенча, хатынны вербовкалап гипнозлаган булулары ихтимал. Әлеге вакытта ана белән бала җирле полиция карамагында, аларны Исанбулга күчерәләр. Гаиләне Русиягә депортация көтә.
Без бу хакта язган идек. Мәскәүдә яшәүче Дарья һәм аның улын Төркиядә айдан артык эзләгәннәр. Хатын туганнарына корпоративка барам дигән, ә үзе эзсез югалган. Дарья белән Максимны Шереметьево аэропортында күргәннәр. Алар Истанбулга очкан.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.