

Дарья гаиләсенә корпоративка баруын әйткән, ә чынлыкта Истанбулга очкан.
SHOT билгеле булганча, 32 яшьлек Дарья Лучкина 17 октябрь көндез туганнарына корпоративка 10 яшьлек улы Максим белән бергә барачагын әйткән. "Нигә анда бала?"– дигән сорауга ул: «Фирманың барлык хезмәткәрләре балалар белән булачак», – дип җавап кайтарган.
Туганнары соңрак белгәнчә, бернинди корпоратив та булмаган. Дарья белән Максим, бу хакта беркемгә дә хәбәр итмичә, Шереметьево аэропортына юнәлгән һәм Истанбулга очкан. Әйберләрен алар үзләре белән алмаган.
Алар яшәгән фатирда туганнары баланың яңа планшетын һәм аларның телефоннарын тапкан. Волонтерлар сүзләренчә, Истанбулда аларны автомобильдә ниндидер кеше каршы алган. Якыннары раславынча, соңгы айларда хатын-кыз үз-үзенә бикләнгән булган.
Дарья һәм Максимның әтисе никахта булмаганнар һәм әллә ни аралашмаганнар. Югалган хатын төрек сериаллары белән мавыккан, ләкин бу илдә беркайчан да булмаган. Социаль челтәрләренә ул бер ай элек кергән. Туганнары полициягә хатын-кызның югалуы турында гариза язган.