

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек начальнигы Николай Сидоренко Мәскәү метросында рельсларга барып төшкән егетне коткарган. Бу хактагы видеоязманы Shot Телеграм-каналы бастырган.
Кадрларда яшел курткадагы ир-атның метро хезмәткәрләре белән бергә рельслар чокырыннан бер егетне сөйрәве күренә.
Сидоренко эштән кайтып барган булган һәм яшь егетнең рельсларга абынып егылуын күргән. Чиновник тиз арада станциянең дежур хезмәткәре белән элемтәгә кергән һәм машинистка поездны туктатырга кирәклеген аңлаткан ишарәләр ясый башлаган. Состав егылган егеткә берничә сантиметр ара калганда соңгы секундларда туктаган.
Күптән түгел без сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың Ханойга очкан самолет бортында кинәт кан басымы күтәрелгән пассажирны үлем тырнагыннан йолып калуы турында язган идек.
Чыганак: lenta.ru