Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2025, 20:25

Министр Мурашко самолет пассажирын үлемнән коткарган (ВИДЕО)

РФ сәламәтлек саклау министры командировкага очкан булган.

Мәскәү – Ханой рейсы белән очкан  50 яшьлек русияле ир-ат  очышның өченче сәгатендә үзен начар хис иткән. Кинәт кан басымы күтәрелеп, аңа үлем янаган. Вьетнам экипажы пассажирлар арасында табиблар юкмы дип мөрәҗәгать иткән. Шул ук рейс белән Вьетнам җитәкчелеге белән очрашуга РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да очкан. Ул бер сәгать дәвамында авыруның хәлен тотрыкландырган. Ир-атны үлемнән коткарганнар, дәвалау чаралары һәм дарулар кабул иткәннән соң ул исән-имин Ханойга  очып җиткән.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас