Туймазы моргында бутаган мәетләрне туганнарына кайтарганнар

Коточкыч хәл инде бу...

Туймазы моргында бутаган мәетләрне туганнарына кайтарганнарТуймазы моргында бутаган мәетләрне туганнарына кайтарганнар
Туймазы моргында бутаган мәетләрне туганнарына кайтарганнар

Туймазы моргында бутаган мәетләрне туганнарына кайтарганнар. Мәрхүмнәрне җирләгәннәр, ә аларның гаиләләренә чыгымнарның бер өлешен каплаганнар. Бу хакта “Честный репортаж” Телеграм-каналы, үз чыганагына таянып, хәбәр итә.

Морг  яңа табутлар, мәрхүмнәр өчен  костюмнар һәм яңадан җирләү өчен  чыгымнарны өлешчә компенсацияләгән диелә.

Исегезгә төшерәбез, Туймазыда морг хезмәткәрләре мәрхүмнәрнең җәсәдләрен бутаган. Үлгән ир-атларның берсен туганнары кадерләп һәм хөрмәтләп  соңгы юлга озатып өлгергән. Икенче мәрхүм ир-атның туганнары хатаны зиратта ачыклаган – аны күмәргә җыенганда мәет салынган пакет аша элек булмаган татуировканы күргәннәр. Җирләү алдыннан туганнарына пакетны ачуны тыйганнар.  

Чыганак: bashinform.ru

Фото: Ксения Калинина. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас