+21 °С
Болытлы


Туймазыда моргында ике кешенең җәсәден бутаганнар. Үлгән ирләрнең берсенең туганнары икенче кешене алып кайтып, җирләгән.
Икенче мәрхүмнең туганнары күмәргә әзерләнгәндә белгәннәр. Үтә күренмәле капчык аша мәетнең тәнендә татуировкасы барлыгын күреп аптыраганнар. Күмәр алдыннан пакетны ачарга рөхсәт булмаган. Ике гаилә дә моргка мөрәҗәгать иткән. Анда хаталарын таныганнар. Хәзер тәнне эксгумацияләү таләп ителә. Эш прокуратурага җибәрелгән.
Чыганак: "Честный репортаж"
Фото: Ясалма интеллект.