Барысы да Жиңү өчен
5 Августа , 10:26

Ярмәкәй егете FPV-дроннар операторына укыган

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Ярмәкәй районыннан “Север” позывнойлы СВО катнашучысы укулар узган һәм хәзерге вакытта разведка ротасында FPV-дроннар операторы булып хезмәт итә.

Күптән түгел генә ул гаилә хәлләре сәбәпле туган якларында булган, ә бүген инде фронтка киткән. Һәм, район хакимияте хәбәр итүенчә, буш кул белән түгел.

“Ярмәкәйдән СВОга ярдәм" төркеме волонтерлары ярты көн эчендә “Север” һәм аның хезмәттәшләре өчен гуманитар ярдәм җыйганнар. Дрон операторы машинасына генератор, разведка коптерлары өчен батареялар, медикаментлар, дронга каршы юрганнар һәм маскировка челтәрләре, эчке кием, гигиена чаралары, сублиматлар, үлән чәйләре һәм башка азык-төлек  төягән.

“Якташлардан ярдәм сугышчан бурычларны үтәүдә генә булышып калмый, ул әле күңелне дә җылыта”, – ди “Север”.

Моңа кадәр язуыбызча, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына җыю турында игълан иттеләр. Республика Башлыгына тәкъдим белән хәрби частьларның берсе вәкилләре мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров башлангычны хуплады.

БПЛА ирекле батальонын булдыру мәсьәләсен Русия Герое капитан Тельман Уралбаев җитәкләячәк, ул вакытлыча пилотсыз система хезмәте башлыгы вазифаларын башкара.

БПЛА батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынучы Башкортстан халкы Уфада, Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча актуаль сорауларга җавап ала ала. Телефон номеры +7 995 948-65-41.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас