Башкортстанда БПЛАның яңа батальоны барлыкка килде

Республиканың яңа исемле пилотсыз системалар батальоны хәрби хезмәткәрләр җыя. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстанда БПЛАның яңа батальонына җыю игълан ителдеБашкортстанда БПЛАның яңа батальонына җыю игълан ителде
Башкортстанда БПЛАның яңа батальонына җыю игълан ителде

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, аңа мондый тәкъдим белән бер хәрби частьның сугышчылары чыккан. "Мин бу башлангычны хупладым. Ни өченме? Безнең егетләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр күп - бу Кораллы Көчләр элитасы, аның артында безнең армиянең киләчәге. Ә башкорт батальоннарын формалаштыру практикасы шуны күрсәтә: шулай итеп безнең ярдәм нәтиҗәлерәк була бара. Без үзебезнең яугирләргә хәрби бурычларны хәл итү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне даими җиткерәбез. Шул ук вакытта безнең егетләр өчен якташлык хисе дә бик зур әһәмияткә ия - бу өйләреннән ерактагыларны якынайта, берләштерә", - диде Радий Хәбиров.Республика Башлыгы әйтүенчә, яңа бүлекчәгә контракт буенча хезмәткәрләр өчен барлык түләүләр һәм ташламалар гамәлгә ашырылачак."Хезмәт башланыр алдыннан укулар узарга кирәк булачак. Яңа батальон ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртәчәк. Аның бер өлеше булырга уйласагыз, Уфа шәһәре, Октябрь Революциясе урамы, 3нче санлы йорт адресына килегез. Сайлап алу критерийлары һәм хезмәт шартлары турында тулырак мәгълүматны батальон штабында телефон аша җиткерерләр: +7 995 948 65 41" - диле республика җитәкчесе.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас