

Благовещен районыннан “Лютый” позывнойлы сугышчы СВОда дрон операторы булып хезмәт итүе турында сөйләде. Ул муниципалитет башлыгы Анна Карабанова белән очрашу вакытында үз тарихы белән уртаклашкан.
Бедеева Поляна авылында яшәүче ир-ат СВО зонасына 2022 елда хезмәт итәргә киткән. Хезмәтен рядовой булып башлаган “Лютый” өлкән сержант дәрәҗәсенә җиткән. Штурм подразделениеләрендә зур тәҗрибә туплаган сугышчы соңрак дрончы булган. Хәзер ул – төнге пилот.
“Разведка өчен без Mavic кулланабыз, әмма егетләр FPV-дроннарда эшлиләр, алар шул исәптән Уфадан да килә. Бу “кошлар” ышанычлылыгы белән аерылып тора. Безнең разведкадан соң аларны позицияләрдәге егетләргә азык-төлек илтергә җибәрәбез, алар 2 кг.нан артыграк йөкне җиңел күтәрә. Бу “кошлар”га сгарядлар та “төйиләр”, – дип сөйли “Лютый”.
Сугышчы сүзләренчә, дроннар тиз камилләшә. Көннән-көн тавышсызрак БПЛАлар барлыкка килә, аларны күрү һәм эләктереп алу катлаулы.
“Шулай да без үз эшебезне җаваплы һәм сыйфатлы башкарабыз, чөнки безнең осталыктан тулы подразделениеләр гомерләре бәйле. Бармакларны яхшы тоя белергә кирәк, аларның төгәл эшеннән, салмаклылыгыннан гомум уңыш бәйле. Кышын теләсә нинди суыкта бары тик ялан кул эшлисең”, – дип исенә төшерә “Лютый”.
Бүген ул – ялда. Кыска вакытлы отпускка кайткан арада ул гаиләсен яңа йортка күчереп өлгергән. Хезмәт иткән вакытта гаиләсенең бар да яхшы булыр дип ышана ул.
P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган. Тулырак мәгълүматны сылтама аша укый аласыз.
Чыганак: bashinform.ru