“Дулкынлану булачак инде, әмма курку юк”

Фёдоровка районы Балыклы авылында яшәүче Рамил СВО зонасында хезмәт итү карарын сайлаган.

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Ир-ат пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели.

Дошманга каршы көрәш алып баруның яңа технологияләре, Русия Оборона министрлыгы белән контрактны имзалаганда әйбәт шартлар һәм абруйлы белгечлек – булачак БПЛА операторы бу факторлар хәлиткеч булды, дип билгеләде

Рамил документлар рәсмиләштерергә, “Яклаучы” контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына тест һәм медицина тикшерүе узарга килгән. Ир-ат офицерлар белән сөйләшкән, Башкортстанның башка районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән потенциаль дрон операторлары белән танышкан һәм карары дөрес булуына тәмам инанган.

“Дөресен генә әйткәндә, мин инде күптәннән СВОда хезмәт итәр өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзү турында уйлана идем. Күп уйладым, барын да үлчәдем. Быел пилотсыз системалар аскәрләре булдырылуы турында белдем. Һәм мин шунда ук барлык сорауларыма җаваплар алдым. Беркем белән киңәшләшеп тормадым, ахыргы карар кабул итүгә биш көнләп вакыт кирәкте”, – ди Рамил.

Рамил армиядә сәламәтлеге аркасында хезмәт итмәвен сөйләде. Әмма ул хәрби форма киеп, чын ир-атлар эшен башкарырга – Ватанны сакларга хыялланган. Үзенә “Татарин” позывное алган. Ул эфирда тиз һәм төгәл яңгырый.

“Яшь чакта уен консольләре белән мавыга идем. Компьютерны яхшы беләм. БПЛА операторының өстәмә белемнәрен тренировкаларда үзләштерәчәкмен. Бүген инструкторлар килде һәм коптерның  ничек эшләвен күрсәтте. Бик мавыктыргыч. Гомумән алганда, миңа хәрби юнәлеш ошый. Миңа калса, армиябезнең киләчәге – дроннарда. Безгә  беспилотникларның һавада гына түгел, җир өстендәге, су өстендәге һәм астындагы төрләре дә булуын сөйләделәр”, – дип тәэссоратлары белән уртаклаша “Татарин”.

Булачак пилотсыз очкычлар операторларына дроннар белән эшләү турында Владлен Татарский исемендәге беспилотниклар операторларының тактик һәм махсус тактик әзерлеге үзәге инструкторлары сөйләде. Белгечләр DJI квадрокоптеры нигезендә теоретик һәм практик дәресләр үткәрделәр.

“Минем иптәшләрем һәм танышларым СВО зонасында берничә ел хезмәт итә инде. Барысының да аларга сораулары бар. Алар белән мин дә сөйләштем, – дип сүзен дәвам итә Рамил. – Егетләр минем контракт төзергә уйлавымны белгәч, “яхшылап уйла, ә инде карар кабул иттең  икән, сайлаган юлыңнан тайпылма”, диделәр. Мин әле хезмәт итә башламадым, әмма сугышчылар әйткән сүзләрне гади булмаган сайлау алдында торган башка егетләргә кабатлый алам. Шуны да өстәп әйтәм: контракт буенча хезмәткә сайлап алу үзәге эше нечкәлекләргә кадәр яхшы оештырылган. Офицерлар, үзәк хезмәткәрләре дорфа һәм тупас түгел, җавапсыз бер сорау да калмый”.

Шулай да бик дулкынландыргыч, чөнки яшәеш контракт төзегәнгә һәм аннан соңгы тормышка кадәр бүленәчәк, ди “Татарин”. Өйдә ир-атны хатыны, кызы,  әнисе, бертуган абыйсы һәм сеңлесе  көтәчәк. Алар якын кешеләренең фронтка китүен соңгы моментта гына белеп калган.

“Әни елады. Ул кайгырмасын һәм борчылмасын өчен юатыр сүзләр табарга тырыштым, әлбәттә. Аңа һәм хатыныма СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, БПЛА операторларының бер елга контракт төзүләре турында да сөйләдем. Бар да яхшы булыр, мине көтегез, дидем. Дулкынлану булачак инде, әмма курку юк”, – диде Рамил. 

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас