Урта мәктәпне «өчле»ләргә генә тәмамлаган Ибрайны армия сафларына чакырып «повестка» килде. Чакыру кәгазе килде дип кенә ил сакларга китеп булмый бит инде – медкомиссия үтәргә кирәк.
Икенче көнне иртән иртүк әнкәсе хәстәрләп биргән өчпочмакларны, «өчле»ләрдән «шыгырдап» торган аттестатын, чибәр туташлар белән боксчы егетләр рәсеме төшерелгән тышлыклы паспортын җыйнак кына итеп төйнәп район үзәгенә, дәваханәгә юлланды.
Шөкер, озак эзләргә туры килмәде тагын үзен. Беренче мөрәҗәгать иткән кешесе, 80 яшьләр тирәсендәге карчык, әйтерсең, гомер буе шушы сорауны гына көтеп яшәгән.
Әби өйрәткән Киров, Пушкин урамнарын үтеп, тәки эзләп тапты дәваханане Ибрай. Үз гомерендә бер мәртәбә дә ныклап авырганы булмагач, дәваханәнең нәрсә икәнен дә белмәгән авыл егете бермәл каушап калгандай итте. Ләкин бер ни эшләр хәл юк, килгәч керергә кирәк, аннары туган ил дә «мине сакларга кил» дип чакырып тора.
Дәваханәдә комиссия үтүче егетләр бер Ибрай гына түгел икән, кабинет төбе саен өелешеп басып торган яшьтәшләрен күреп, егетнең эченә җылы кереп китте.
Табиб сорауларына тыныч кына җавап биреп утырган Ибрайга исе-акылы китеп карап торды. Аннары:
Ибрай шул якка караганнан соң шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:
Үзен бик сәер кыяфәттә озатып калган табибтан чыккач, Ибрай иң беренче чиратта медицина карточкасының соңгы битен ачып карады. Анда матур, тигез хәрефләр белән «Годен» дип язылган иде.