

“Шүлгән-Таш” тыюлыгында сөйләүләренчә, карсыз һәм салкыннарсыз кыш җәнлекләргә зур сынау булырга мөмкин.
“Теләсә нинди аномалияләр, шул исәптә һава торышына кагылганнары да, хайваннар өчен – стресс. Кайберәүләр бу вакытта йонын коя. Мәсәлән, куяннар. Йоннарын алмаштырган җәнлекләрне ачыклау җиңелрәк була. Аюларга кышкы йокыга талырга вакыт җитте. Гадәттә алар я кар явар алдыннан, я яуганда – өннәренә юл кар катламы астында калганда – йокыга тала. Шуңа күрә аларга өннәре янында башка аюлар һөҗүм итеп ашамасын өчен йоклар-йокламас ятарга мәҗбүр. Әмма кайсыберләр бүгенге һава торышыннан бик канәгать булырга мөмкин. Мәсәлән, кышлаучы кошлар”, – дип җәнлекләр һәм киек кошларның үзенчәлекләре һәм кышын үз-үзләрен тотышлары белән “Шүлгән-Таш” дәүләт тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Нурмөхәммәтов.
Моңа кадәр Башкортстанда кайчан кар ятачагы турында хәбәр иткән идек.
Чыганак: bashinform.ru