Яңалыклар
1 декабрь 2025, 04:58

Кайчан кар ятачагы билгеле

Мондый хәбәрләргә ышаныргамы, юкмы?

Метеосайтлар мәгълүматлары буенча, республикада кар декабрьнең беренче декадасы ахырында ятуы ихтимал.

Төнлә -2, -5 градуска һәм көндез -1, -2 градуска кадәр суыту 6 һәм 7 декабрьдә көтелә. Шулай ук республиканың үзәк районнарында 5,5 миллиметрга якын кар явачак. Аннан соңгы көннәрдә салкын һава торышы сакланачак, әмма явым-төшем көтелми. Әгәр декабрьдә башкача озайлы җылытулар булмаса, яуган кар эремәскә дә мөмкин.

Искә төшерә башласаң, төрле еллар булгалый иде. Шулай да, календарьда кыш җитеп, кар соң яуса, аяк асты туңдыра иде. Ә әле тышта +2 градус... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас