Барлык яңалыклар
Бакчачы почмагы
18 август , 11:00

Кыяр нигә кәкрәя?

Бакчачы блокнотына файдалы киңәшләр.

Кыяр нигә кәкрәя?
Кыяр нигә кәкрәя?

Җәйнең соңгы аена кергән бер мәлдә түтәлдәге кайбер кыярлар төзлеген югалтып кәкрәя яки груша рәвешенә керә башлады. Нилектән шулай бу? Кетердәп торган матур кыяр җыю чорын озайту, гомумән, уңышын арттыру өчен нишләргә? Агроном Николай Роговцевның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Туфракка азот һәм калий җитмәү – кыярның начар үсүенең төп сәбәпләреннән берсе. Азот аз булса, яшелчә кәкрәя, төссезләнә, бер очы тараеп, асты өскә әйләндереп куелган груша рәвешенә керә (өсте киңәеп, асты тарая), сабагы нечкәрә һәм яфраклары саргая. Бу очракта аммиак селитрасы (10 литр суга 25 грамм исәбеннән) яки мочевина эремәсе (18 грамм) кулланырга мөмкин. Август ахырында, яфраклары тупаслангач, тагын мочевина эремәсе (10 литр суга 10–12 грамм) бөркисе булыр.
Ә инде кыяр (шулай ук ташкабак) груша рәвешенә кереп үсә башласа, яшелчәгә калий җитмәгәнне аңлата. Димәк, туфракка ашыгыч төстә калийлы ашлама: әче күкертле калий (сернокислый калий) (10 литр суга 20 г) яки көл (1–2 стакан) эремәсе кертергә кирәк. Кыярга хәл кертеп җибәрү, ончыл чык авыруыннан саклау өчен тирес төнәтмәсе дә бөркергә мөмкин. Моның өчен бер өлеш тирескә өч өлеш су салып, 2–3 көн төнәтәләр. Шуннан бер өлеш төнәтмәгә өч өлеш су өстәп сөзәләр һәм үсентегә бөркиләр. Суны дөрес сипмәү дә кыярның дөрес үсмәвенә китерә. Ике-өч көнгә бер тапкыр кояшта җылынган суны гына сибәбез. Ә инде август урталарыннан атнасына бер тапкыр сибү дә җитә. Һава температурасының «уйнавы». Гадәттә көзгә таба (шулай ук сезон башында) шулай була. Температура төшкәч, кыярга, кәкрәю генә түгел, әче тәм дә керә башлый. Төннәрен суык була башлагач, хәтта теплицадагы кыярларны да өстәмә җылыту ягын карарга кирәк.

Помидорга да тукталып үтик. Августта ачык туфрактагы үсентенең аскы яфракларын, көн саен күп дигәндә икесен кисеп, ай ахырында очындагыларын гына калдырабыз. Томатның тизрәк өлгерүенә ярдәм итә, шулай ук фитофтороздан да саклый бу. Фитофтороз дигәннән, соңгы вакытларда яңгырлар ишелеп ява башлады. Явым-төшем озаккарак китсә, бигрәк тә төннәрен суыта башласа, помидор авырый – чери башлаячак. Моннан котылу өчен үсентегә һәр 7–14 көн саен аертылган сөт эремәсе (9 литр суга 1 литр сөт һәм 30–40 тамчы йод) сибүдән дә яхшысы юк.

Чыганак: "Ватаным Татарстан".


Кыяр нигә кәкрәя?
Кыяр нигә кәкрәя?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: