Илебез урманнарыннан черкиләр һөҗүме аркасында пошилар шәһәр һәм торак пунктларга чыга. Бу хакта SHOT МАХ-каналы язган.
Канал мәгълүматы буенча, Русиядә пошилар саны арткан һәм яшь җәнлекләр торак кварталларга азык эзләп килә, шулай ук вак чебеннәр һәм черки һөҗүменнән котылырга теләп. Шәһәр мохите бу кыргый хайваннарны пошилар сыйланырга яраткан җимеш агачлары күп булу белән җәлеп китә.
Петербургта июнь уртасында кешеләр өч пошиның шәһәр буйлап сәяхәт итүен күзәткән. Тереклек дөньясы сагы белгечләре пошиларны тоткан һәм аларны урманга кайтарган. Шулай ук Татарстанда күптән түгел шәһәр урамнарында пробежка оештырган пошины күргәннәр. Бронницы шәһәрендә яшәүче ир-ат чак кына трассага йөгереп чыккан пошины бәрдермәгән. Ә Обнинскида яшь поши. күп катлы йорт ихатасы борылышына “сыймыйча”, чәчәкләр клумбасына егылган.
Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге вакытта пошиларны шәһәр сулыкларында күрергә мөмкин: шул рәвешле алар бөҗәкләрдән котыла. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә күптән түгел пошиларның су коенуын күргәннәр.
Шушы көннәрдә без республикада 48 поши һәлак булуы турында язган идек.
Чыганак: lenta.ru