Хәвеф-хәтәр
26 Июня , 07:13

48 пошины бәрдергәннәр

Хайваннар юлга кинәт килеп чыга шул...

https://vk.com/niaz.fazylovhttps://vk.com/niaz.fazylov
Фото:https://vk.com/niaz.fazylov

Ел башыннан республикада кыргый хайваннарга бәйле 79 авария теркәлгән: 48 поши, 28 кыр кәҗәсе һәм 3 кыр дуңгызын машина бәрдергән.

Узган атнада гына кыргый хайваннар белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Атап әйткәндә, Иглин һәм Әлшәй районнарында ике поши һәлак булган.

Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов аварияләр саны арту җәнлекләрнең сезонлы активлыгына бәйле, ди. Җәй көне алар юлларга чыгалар, бигрәк тә иртә таңнан һәм эңгер-меңгердә еш чыгалар.

Шуңа ул водительләрне урманнар янында тизлекне киметергә һәм бик игътибарлы булырга чакыра. Чөнки хайваннар кинәт килеп чыга, һәм еш кына реакциягә вакыт та калмаска мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас