Җәмгыять
14 Май , 17:19

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев бер урынлык палатада дәвалана

Шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев республика клиник хастаханәсендә бер урынлык палатада дәвалана. Бу хакта мэрның адвокаты Марат Самойлов хәбәр иткән.

Бу шәһәр башлыгының өй арестында булуы белән бәйле.

“Ул палатада ялгызы ята, анда башка авырулар юк, чөнки ул өй арестында”, – дип сөйләгән аның адвокаты.

12 майда ашыгыч ярдәм  медиклары Ратмир Мәүлиевны йөрәк өянәгенә шик белән республика клиника дәваханәсенә алып киткән. Җинаять эше кузгатылу белән бәйле кайгырулар аркасында ул үзен начар хис иткән.

Моңа кадәр без Уфа мэры вазифа вәкаләтләрен арттыруда һәм зу күләмдә ришвәт алуда шикләнелә дип язган идек. 

Чыганак: i-gazeta.com

 

Читайте нас