Өй аресты астында утырган Уфа мэрын ашыгыч ярдәм бригадасы хастаханәгә алып киткән.
“Хатыны аның борчылулары аркасында йөрәге авыртуга зарлануын әйтте”, – дигән чиновникның адвокаты Марат Самойлов.
Медиклар аны республика клиник дәваханәсенә илткән.
P.S. Ратмир Мәүлиев апрель ахырында кулга алынган иде. Аны вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләделәр, ә аннары сак астына алдылар. Май башында Башкортстанның Югары суды мэрны өй аресты астына җибәрде. СИЗОдан чыкканда аңардан мәҗбүри рәвештә чәч һәм төкерек үрнәкләре алынган.
Чыганак: bashinform.ru