Красногорскида шартлаткыч җайланмадан имгәнгән малай акрынлап яңача яшәргә өйрәнә. Яңа елдан соң ул мәктәпкә барачак.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, акча артыннан үрелеп бармакларын өздергән 9 яшьлек Глеб үзаллы язарга һәм компьютерда басарга өйрәнә. Әлегә бу аңа бер дә җиңел бирелми. Медиклар аның сул кулыннан гипсны салдырган, әмма уң кулы – һаман да бәйләвечләрдә. Глебның әнисе улының имгәнгән кулына протез ясарга планлаштыруларын сөйләгән, әмма әлегә бала сулагай булырга өйрәнә. Округ башлыгы Дмитрий Волков Глеб белән даими элемтәдә тора һәм аңа барлык тиешле ярдәмне күрсәтә.
Моңа кадәр Красногорск шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткыч җайланма шартлаганнан соң 9 яшьлек малайның 4 бармагы өзелүен язган идек. Шартлаткыч җайланманы автомеханиклар өчен сәнәгать коралы эчендә маскировкалаганнар һәм бөкләнгән 10 сумлык акча эченә куйганнар.
Балалар мәйданчыгында шартлаткыч җайланманы калдырган кешене һаман эзлиләр. Кызганычка каршы, шартлау булган урынның күзәтү камераларына эләкмәве тикшерүне катлауландыра.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.