Җәмгыять
23 сентябрь 2025, 17:56

Курьерлар өчен шәригать турында уйланганнар

Харап икән!

Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең дин белгечләре советы илдә  курьерлар эше шәригать буенча булу-булмавы мәсьәләсен өйрәнә башлаган. Бу хакта нәзарәтнең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Дин оешмасы ислам белгечләре курьерларның  шәригать кануннары тарафыннан тыелган йөкләр һәм товарлар ташу мәсьәләсе һәм  гомумән мөселманнарның илтеп тапшыру хезмәтендә  эшла алу-алмау мөмкинлеге сораулары турында уйланган.

“Товарларны илтеп бирү ябык тартмаларда башкарылган очракларда нишләргә? Нинди товарлар күрәләтә тыелган һәм шикле категорияләргә керә? Совет әгъзалары шушы һәм башка сораулар буенча фикер алышачак”, – дип анонс биргәннәр Русия Мөселманнары Диния нәзарәтенең дин белгечләре советында. 

Әйткәндәй, узган елның декабрендә бу оешма дини күпхатынлылыкны хуплап чыккан иде. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас