Динебез – Ислам
20 декабрь 2024, 07:55

Русиядә дини күпхатынлылыкны рөхсәт иттеләр

Менә сиңа мә!..

Русиядә мөселманнарга дини күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Бу хакта Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең совет рәисе урынбасары һәм рәис урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Галәветдинов ачыклык керткәнчә, сүз "ирнең барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез мөнәсәбәте шарты белән" дүрт дини никахка кадәр рөхсәт бирү турында бара. Аның сүзләренчә, бу шартны үтәү берничә критерий буенча билгләнәчәк. Алар арасында – барлык хатыннарны да бертигез дәрәҗәдә матди тәэмин итү, һәркайсына аерым торак бирү, ирнең барлык хатыннары белән бергә алдан килешенгән чират буенча  бертигез вакыт уздыруы.

"Бу [күпхатынлылык] хатынның сәламәтлеге торышы буенча бала табуга сәләтсезлеге булса, репродуктив яшь тәмамлануга яки ир белән хатынның җенси яклап туры килмәвенә  бәйле рәвештә рөхсәт ителә. Хатынның бала табарга теләмәве дә исәпкә алына", –дип аңлата мөфти.

Шул ук вакытта ул мөселманнарны хатыннарыннан башка хатыннар турында яшерүдән кисәтә. "Әгәр ул (икенче хатыны) бу хакта белмәсә һәм моның белән килешергә әзер булмаса, үзенең никахының өзелүен таләп итәргә хокуклы", – дип өстәде Галәветдинов.

Мөфти фикеренчә, күпхатынлылыкны рөхсәт итү Русиянең гаилә законнары нормаларын алмаштырмый, ә киресенчә — “дини никахта торучы ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын аныклый гына”.

Ай-һай... Хәзерге заманда бу ничегрәк булыр икән? Дин ул бик нечкә мәсьәлә...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас