

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв боерыгы белән аварияле комиссарлар эшчәнлеген хокукый җайга салу мәсьәләсе буенча парламентта эшче төркем төзелгән. Аны депутат, икътисад фәннәре докторы, Республика Фәннәр академиясенең әгъзасы Рөстәм Ахунов җитәкли.
Константин Толкачёв билгеләп үтүенчә, төркемне оештыру алдыннан аварияле комиссарлар эшчәнлеген җайга салу проблемасы буенча зур һәм җентекле эш алып барылган. Нәтиҗәдә федераль закон проекты нигезенә ятарга тиешле тәкъдимнәр эшләнгән.
Парламент рәисе аварияле комиссарлар статусын күптән закон нигезендә беркетергә һәм комиссарларның һөнәри берлшәмәсе белән дәүләт автоинспекциясе арасында машина хуҗалары, юл хәрәкәте катнашучылары мәнфәгатьләрен исәпкә алып, аларның бердәм реестрын булдырырга кирәк дип ассызыклады.
"Бүгенге көндә юл-транспорт һәлакәтләренең яртысыннан күбрәген аварияле комиссарлар рәсмиләштерә, әмма аларның статусы төгәл билгеләнмәгән, — диде Константин Толкачев. Тиешле җайга салу булмау аркасында эшче, уңайлы механизм өзеклек бирә. Әзерлексез кешеләр үзләрен аварияле комиссар дип атарга һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү хезмәтләрен күрсәтә ала. Аларның грамотасыз гамәлләре нәтиҗәсендә дөрес рәсмиләштерелмәгән документлар һәм страховкалаучыларның автомобиль хуҗаларына китерелгән зыянны каплаудан баш тарту очраклары барлыкка килә. Мондый хәлләрне булдырмау һәм автомобильчеләр хокукларын яклау өчен федераль законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк".
Эшче төркемгә депутатлар, Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, страховка оешмалары вәкилләре һәм башкалар кергән.
Корылтайның аварияле комиссарлар эшчәнлеген җайга салучы закон актларына үзгәрешләр кертү һәм мондый белгечләрне исәпкә алуны системага салу планнары турында без быел март аенда язып чыккан идек.
Чыганак: bashinform.ru