БРның Дәүләт Җыелышы-Корылтай аварияле комиссарларның эшчәнлеген җайга салучы законнар актларына үзгәрешләр кертергә һәм андый белгечләрнең исәбен системалаштырырга җыена. Бу хакта республика парламентында хәбәр итәләр.
Парламент рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, республикада юл һәлакәтләренең яртысыннан күбесе гадиләштерелгән тәртиптә, европротоколлар буенча рәсмиләштерелә, бу дәүләт автоинспекторларын чакырмаска мөмкинлек бирә. Тиешле документларны рәсмиләштерү белән аварияле комиссарлар шөгыльләнә. Процедураның җайлы булуына карамастан, сораулар да барлыкка килгәли. Бүгенге көндә теләсә кем үзен аварияле комиссар дип атый алуын исәпкә алганда, кайсыбер “белгечләр” тиешле дәрәҗәдә квалификацияле булмаска, документларны рәсмиләштергәндә ялгышырга мөмкин. Нәтиҗәдә ахырда страховка компанияләре түләүләрдән баш тарта. Шуңа күрә аварияле комиссар статусын закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим ителә, бу очракта махсус реестр булдыру, ДАИның аварияле комиссарларның һөнәри бергәлеге белән үзара хезмәттәшлеген җайга салу урынлы булачак.
Бу мәсьәләләр элегрәк парламентның эксперт советы тарафыннан каралган иде. Юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерүдә автомобильчеләрнең компетентлыгын дәүләт автоинспекторлары катнашлыгыннан башка арттыру өчен авария комиссарларын әзерләү программасын эшләү, автомәктәпләр программасын үзгәртү тәкъдим ителә.
Чыганак: bashinform.ru