- Сез хатыныгыз белән ничә ел бергә инде? Хисләрне саклар өчен нәрсә булырга тиеш, аны ничек сакларга?
- Без 30 ел бергә! Белгеч кебек әллә ниләр әйтә алмыйм. Мәхәббәт – беренче урында, аннары – хөрмәт, бер-береңне аңлап яшәү, барыбер төбендә мәхәббәт ята.
- Бу – «яраткан кешеңә генә өйләнергә һәм кияүгә чыгарга» дигән гыйбарә инде. Сез улларыгызны да теләмәгән уку йортына кертмисез. Ошамаса да, аларның сөйгәннәрен кабул итәргә ризамы сез?
- Менә мин олы малаем Азатка «әйдә табиб булырга әзерлән, үзем дә булышырмын, түләүлегә булса да укырга керерсең» дип әйттем. Хыялым бар иде, аны табиб итәсе килде. «Юк, юрист буласым килә», – диде. Ярар, буласың килсә, буласың инде. Юридик факультетны, магистратурасын да тәмамлады. Әле икенчесенә 14 яшь кенә, анысы дизайнер һөнәре белән кызыксына, матур итеп рәсемнәр ясый. Балалар үзләре теләгән һөнәрне сайларга тиеш, дип саныйм мин. Бер танышым кызын медицина университетына керергә мәҗбүр иткән. Кыз укып чыккан, һөнәре буенча эшләргә теләми, «эшкә бармыйм, яратмыйм бу өлкәне» дип елый, ди. Хәзер инде ул башка эшкә күчкән. Кешенең күпме гомере әрәм булган. Әти-әнисе теләгәнчә булган, әмма «эшкә барасы килми» дип елый, ди. Алай булмый бит. Шуңа күрә иртүк эшкә барырга атлыгып торырлык, кич өйгә кайтасың килеп торырлык булсын. Яраткан гаиләң һәм яраткан эшең булырга тиеш. Менә шуның өчен һөнәр сайлаганда да, хатын сайлаганда да кысыласы юк. Балалар яраткан кешеләре белән гаилә корсыннар, теләгән һөнәрләрен сайласыннар, - дип яза "Интертат".