Җырчы Руслан Кираметдинов социаль челтәрендә бер кыз белән фото урнаштырган. «Бәхетемә минем көнләшмәгез», – дип яза буйдак җырчы. Бу серле кызның кем булуы әлегә билгеле түгел.
Илмира Нәгыймова белән аерылып, күп санлы низагларга кергән соң Русланның шәхси тормышы гел күз уңында булды. Ул «Чаллы ТВ» алып баручысы белән дә бергә төшкән фотолар урнаштыргалаган иде.
Бу юлы Руслан аннан да яшьрәк чибәркәйне үзенә каратканга охшап тора.
Әйткәндәй, күптән түгел хезмәттәшебез Эльмира Ибраһимова Руслан Кираметдиновтан интервью алган иде. Анда җырчының сакал үстерүенә ишарәләп, “Татар эстрадасы егетләре өчен бу яңа образ. Кызларның һушын алып, үзегезгә гашыйк итәрсез, мөгаен. Әллә өйләнергә дә исәп бармы?” – дигән сорау биргән иде.
–Тамашачыларым буларак гашыйк булуларына мин каршы түгел. Әмма өйләнергә ашыкмыйм. Әлегә миңа кирәк әйбер дип санамыйм. Шуңа да махсус хатын-кыз эзләп йөрмим. Аллаһы тәгалә насыйп итә икән – булыр. Юк икән –юк. Ул хакта, гомумән, уйланмыйм, – дип җавап бирде ул чакта Руслан Кираметдинов.
Бәлки, чыннан да, җырчының образын үзгәртүе аның тормышындагы үзгәрешләргә сәбәпче булыр?