Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
11 апрель , 10:23

Иҗатта һәм сәхнәдә генә мин хәзер

Татар эстрадасының популяр җырчысы, сикерә-сикерә биеми, шоулар оештырмый җырлавы белән тамашачыларны үзенә гашыйк иткән Руслан Кираметдинов образын үзгәрткән.

Иҗатта һәм сәхнәдә генә мин хәзер
Иҗатта һәм сәхнәдә генә мин хәзер

Татар эстрадасының популяр җырчысы, сикерә-сикерә биеми, шоулар оештырмый җырлавы белән тамашачыларны үзенә гашыйк иткән Руслан Кираметдинов “Өмет”кә кунакка килде.

Аны телевизордагы музыкаль каналлардан да, интернет киңлегендәге төрле видеолардан да даими күреп торабыз. Әмма ачык ишектә пәйда булган ир-егетне күрүгә барыбер шаккаттык. Кем дип торабыз!? Бер карасаң, һинд кино артистларына, икенче карасаң, төрек җырчыларына охшап китә...  Билгеле инде әзерләп куелган сораулар онытылды. Һәм сөйләшүне яңа образдан башладык.

–Руслан, образыгызны үзгәртергә булдыгызмыни? Сакал үстереп җибәргәнсез... Озаккамы?

– Сакал үстерү теләге күптән бар иде инде ул. Бервакыт үстереп тә карадым мин аны, әмма кычытуына түзә алмадым, кырып ташладым. Менә бу юлы ныклап тотындым. Яңа образым кемгәдер ошый, кемгәдер юк инде. Иң мөһиме, үземә ошый. Шуңа күрә озакка булыр дип уйлыйм.

-Татар эстрадасы егетләре өчен бу яңа образ. Кызларның һушын алып, үзегезгә гашыйк итәрсез, мөгаен. Әллә өйләнергә дә исәп бармы?

–Тамашачыларым буларак гашыйк булуларына мин каршы түгел. Әмма өйләнергә ашыкмыйм. Әлегә миңа кирәк әйбер дип санамыйм. Шуңа да махсус хатын-кыз эзләп йөрмим. Аллаһы тәгалә насыйп итә икән –булыр. Юк икән –юк. Ул хакта, гомумән, уйланмыйм.

–Димәк, әле тулысы белән иҗатка чумдыгыз?

–Әйе, иҗатта, сәхнәдә генә мин.

–Репертуарны ничек сайлыйсыз?

– Мин һәрвакыт мәгънәле җырларга өстенлек бирдем. Киләчәктә дә халыкны уйландыра торган, моңлы җырларга басым ясыйсым килә. Хәзер “шырдый-бырдый” җырлар бик күп бит инде. “Монда киттең, күрмәдем”, “тегендә бардың, белмәдем” дигән кебегрәк.

Мәхәббәттән тыш, туган як, әти-әни кебек мәңгелек темалар турында җырлар сайлыйм. Махсус хәрби операция темасын да читләп үтеп булмый. Кызганычка каршы, дөньялар тыныч түгел, ә сугышлар югалтуларсыз булмый. Күптән түгел СВОга китеп, кайта алмаган егетләргә багышланган җыр яздырдык. Менә алдагы концертларда ул дөнья күрәчәк.

–Ә нинди авторлар белән эшлисез?

–Төрле. Үзебезнең Чаллы авторлары Илгизәр Мортазинның, Илгиз Закировның җырлары да бар. Уфадан Зифа апа Нагаева җырларын башкарам. Элегрәк язылган җырларга да яңа сулыш кертеп, халыкка тәкъдим итәбез.

–Сез җырларга үзегез заказ бирәсезме?

–Юк, авторлар үзләре тәкъдим итә. Тыңлап кара әле, диләр. Тыңлап карыйсың да, ошаса аласың. Фән Вәлиәхмәтов башкаруындагы бер җыр күңелемә хуш килгәч, шалтыратып, башкарырга рөхсәт сорадым. Ә ул җырның авторы Зифа Нагаева булуы ачыкланды.  Шуннан аңа шалтыратып рөхсәт сорадым. Шулай күңелгә якын булган җырлардан туплана репертуар.

 -Концертлар белән күп йөрисезме?

–Бик күп. Зур шәһәрләрдә генә түгел,  авылларда да концерт куябыз бит.

-Авылга ук барып җитәсезмени?

–Барабыз. Ник бармаска? Анда да безнең халык яши, алар да матур җырлар ярата. Дөрес, чакырган, тамашачы булачагына гарантия биргән авылларга гына барабыз. Коллектив белән әзерләнеп киләбез икән, ярымбуш залга чыгыш ясау үзен-үзе акламый бит.

–Коллективыгыз зурмы?

 –12 кеше. Биш музыкантыбыз бар, калганнары ут, тавыш буенча техниклар.

–Биючеләр юкмыни?

–Юк, биючеләрне бөтенләй алмадым.

-Ә конферансье? Алып баручы яки мәзәк сөйләүче бармы?

–Ул да юк. Бетердем андый күренешне. Үзем алып барам, кирәген чама белән генә үзем сөйлим. Биюләр белән игътибарны читкә юнәлтеп тормыйм. Сәхнә уртасына басам да җырлыйм. Беләсез бит инде мин үзем дә бии-бии чыгыш ясамыйм. Чөнки җырларым андый түгел, килешми сикергәләү.

Ә тагын бер үзенчәлегебезне әйтми торам бит – безнең коллективта хатын-кызлар юк. Төркемебез тулысынча егетләрдән генә тора.

–Хатын-кызларга “бойкот” игълан иткән кебек бу...

–Юк, алай түгел инде. Быел Сиринә белән бик матур дуэт яздырдык. Тамашачылар күңеленә хуш килде, яраттылар. Ул безнең белән зур шәһәрләрдәге  концертларда катнашты. Менә Уфада булачак концертыбызда да аны күрерсез.

– Ялгышмасам, бу иҗат мизгелендә Уфага концерт белән килгән идегез инде.Уфа тамашачысын яраттыгыз, ахрысы.

–Әйе, бу өстәмә концертлар. Уфа халкы безне ярата, ә без аларны яратабыз. Уфа белән Казан тамашачысы бик нык аерыла. Ә менә Чаллыныкы белән охшашлар. Анда да ихлас итеп карыйлар. Безнең шәһәрдә Башкортстаннан барып, яшәп калучылар күп бит. Шуның белән бәйледер дип уйлыйм. Ә Казанда: “Нәрсә эшләрсең икән? Я, күрсәт әле,” – дип сынап карыйлар. Анда концертлар, шоулар бик  күп бит. Чын мәгънәсендә Казанда кайнашалар. Андагы тамашачыга шоу кирәк. Ә Уфада моңлы тамашачы. Гомумән, Башкортстан ошый миңа.Шуңа да Уфага еш киләбездер. Чыгышлар белән Русиянең төрле шәһәрләрендә булабыз. Самара, Саратов... Анда озак тора алмыйм мин, кайтасы килә башлый. Ә Уфада атналар буе ята алам. Монда үзебезнең милләт, үзебезнең халык яшәгәнгәдер инде.

–Башкортстанда “Руслан Кираметдинов урамы” да бар түгелме соң?

–Завидово Village коттеджлар бистәсендәге урам ул. Шунда чыгыш ясарга чакырганнар иде. Бер урамга Сезнең исемне бирербез, диделәр. Җәй вакыты иде, эш бик юк. Яра, килербез, дидем.

–Ул бистәдән өй алдыгыз әллә?

–Юк, сөйләшү булды ул. Әлегә очына чыгып бетеп булмый. Бушка бирсәләр, мин ике куллап алырга риза. Ә акча түләп аласы икән...  Башкортстанда миңа җир нигә кирәк инде? Бу якларда туганнар юк. Килгәндә тукталырлык дуслар бар. Әти-әни Чаллыда, балаларым Чаллыда... Шуңа күрә өйне дә туган җиремдә төзергә булдым.

–Балаларыгыз белән аралашып яшисезме?

–Әйе, Аллага шөкер, аралашабыз, күрешәбез. Очраша алмаганда телефоннан шалтыратышабыз. Мин гастрольләрдә булсам, әбиләре барып ала.

–Димәк, Ильмира белән интернет киңлекләрендәге “разборкалар” артта калды?

–Без башта концертларны бергә куя идек бит. Аның да тамашачысы бар, минем дә тамашачым бар. Һәм алар бергә иде. Ә без аерылышкач, тамашачылар да ике фронтка аерылды. Шуңа да бу тема тирәсендә шау-шу күп булды. Хәзер инде һәркайсыбыз аерым иҗат итәбез. Тамашачыларыбыз да аерым-аерым.

–Тамашачылар дигәннән, алар арасында әбиләр күпме?

–Әбиләрсез булмый инде. Минем тамашачылар нигездә өлкән яшьтәгеләр иде. “Томан”, “Сөюемне аңларсыңмы?” дигән җырларым чыккач, яшьләр дә күренә башлады.

–Үзегезне яңа образда күргәч, яшь кызлар тагын да артыр әле. Сезнең тамашачылар – безнең укучылар инде ул. “Өмет” аша аларга нинди теләкләр җиткерерсез?

–Нәрсә дип әйтим икән? Хөрмәтле, хатын-кызлар! Без сезне яратабыз. Исән-сау булыгыз. Иман белән яшәгез. Акыл белән эш итегез.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: