Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров Пермь өлкәсенә концерт куярга баргач, тамашачылары арасында кара тәнле кызны күреп, сәхнәгә чакырып чыгарган.
- Исемегез ничек була дидегез? -дип башта татарча, аннан инглизчә - what is your name? - дип сорый ул.
- Нгамбо, - дип җавап бирә әңгәмәдәше.
- Татарча, русча аңлыйсыңмы?
- Чуть-чуть, - ди Нгамбо.
- Сколько лет здесь живешь? - дип сорый Данир.
- Один год, - ди.
- А муж татарин у тебя, да?
- Да.
- Я тоже такую экзотику хотел... Но, не осмелился. Хотябы кочаклыйм әле! - дип халыкны көлдерә Данир.
Шаярып әйткәндерме моны җырчы, уены-чыны бергәдерме - билгесез. Әмма шунысы хак - тамашачылары арасында әллә каян аерылып торучы Замбия килене җырчыны битараф калдырмаган.
Әйткәндәй, Нгамбо -Пермь өлкәсе Седяш авылы килене. Ул концертка иренең якыннары белән килгән. Шул авылда туып-үскән блогер егет Марат Дәүләевның кара тәнле кызга өйләнүе турында язган идек. Сылтама аша кереп укый аласыз: Татар егете кара тәнле кызга өйләнгән.