Барлык яңалыклар

Африкада туйны буш өстәл артында үткәргәннәр

Татар егете кара тәнле кызга өйләнгән.  

Африкада туйны буш өстәл артында үткәргәннәр
Африкада туйны буш өстәл артында үткәргәннәр

Пермь өлкәсе Седяш авылында туып-үскән блогер егет Марат Дәүләев кара тәнле кызга өйләнергә хыялланган. Ул Африка кызы Кент белән танышкач, тиз арада никах та укытып куйды. Әмма Кент укуын дәвам итәргә Африкага кайтып китте, ә Марат күпмедер вакыттан соң автостоп белән аның янына барды. Тик аерым яшәү вакытында аралары суынып өлгергән иде, шулай да озак вакыт егет алар белән бер йортта яшәп торды. Әмма яшьләрнең «эшләре пешмәде».

Аннан соң Марат Русиягә кайтып китте, туган авылында яшәде, аннары Төркиядә эшләп алды һәм кабат Африкага яңа кәләше Нгамбога белән танышырга китте. Яшьләр Замбиядә тиз арада язылышты һәм туй итте. Марат Ютуб каналында «Татар егетенең Замбиядәге туе» дип исемләнгән видео да куйган.

Видеода күренгәнчә, матур итеп киенгән кунаклар җыелган, залга Маратны кәләшенең сеңлесе озата, ә Нгамбоны әтисе алып керә, алар биеп керәләр. Африкада туйда төп күңел ачу чарасы – «арт» якны селкетеп бию. Әйтергә кирәк, кәләшнең сеңелләре моны бик оста башкара. Кунаклар буш өстәл артында үзләре белән алып килгән газлы суны эчеп утыра. Яшьләр дә кунакларга кушылып биеде, аннары кәләшнең иң кечкенә сеңлесе бии-бии торт кисәргә пычак чыгарды. Аңа биегән өчен кунаклар акча бирде, ә яшь парга бүләк бирүче булмады. Яшьләрне урындыкка утыртып куйдылар һәм һәр теләгән кеше килеп кочаклап теләкләрен әйтте. Аннары яшьләр торт кисте. Шуның белән туй вәссалам… Өстәлгә ризык чыгару дигән нәрсә булмады…

«11 гыйнварда без рәсми төстә ир белән хатын булдык, әмма бу гади генә узмады. Замбиядә шундый традиция бар, кәләш өчен акча түләргә кирәк. Элек сыерлар белән түләгәннәр, хәзер акчалата түләргә мөмкин. Без 45 000 квача –166 мең сумга килештек, әмма бу – артык зур сумма. Россиядәге һәм Замбиядәге әти-әниләргә финанс яктан ярдәм итәм, бу сумма шул бәягә керәчәк, дип ризалаштым. Әлегә 15 мең сум гына түләдем. Ә миннән 260 мең сум сораганнар иде, мин «артыгын кыланмагыз дидем», – дип язган иде блогер сәхифәсендә.

 

Чыганак: Интертат

Африкада туйны буш өстәл артында үткәргәннәр
Африкада туйны буш өстәл артында үткәргәннәр
Читайте нас: