Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаев кызына исем кушкан

“Азан әйттем, исем куштым”, – дип сөенече белән уртаклашкан җырчы.

Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Кичә Фирдүс Тямаев, барысын да шаккатырып, өченчегә әти булуы турында хәбәр итте.

Алар кыз алып кайтачакларын сер итеп саклаганнар. Ике малайдан соң кызы тугач, җырчының шатлыгы эченә сыймаганлыгы күренеп тора.

Ул, ике улын алып, бәби тудыру йортына тормыш иптәше Резеданы һәм кызын күрергә барган. “Кунакка килдек” дип язып куйган ул кызы һәм уллары белән төшкән фотосына.

“Ела-ела, күрсәт әле миңа тавышыңны, кызым. Әтиең килдеме, шуңа шатланып елыйсыңмы? Елаган тавышларына кадәр матур бит аның”, – ди бәхетле әти.

Фирдүс Тямаев дәваханәгә баргач, шунда кызына үзе исем кушып кайткан, дип яза Интертат. Ул кызының исемен иң беренчеләрдән булып Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовка әйткән. Фирдүс алар янына концертлары уңышлы узуын теләргә керә һәм, шундагы видеода күренүенчә, иҗатташ дуслары аны кызы тууы белән котлый.

“Азан әйттем, Мәрьям дип исем куштым”, – дип сөенече белән уртаклаша Тямаев.

“Син бәхетле, братан. Синең кызың бар – полный комплект”, – ди Илдар Фирдүсне кочаклап.

“Котлыйм! Машалла, Мәрьям. Зур ишле гаилә булдыгыз. Өч бала әтисе булдың инде”, – ди Гүзәл Уразова.

Сабый сәламәт, бәхетле булып, әти-әнисенең пар канаты астында үссен тип телик.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: