+12 °С
Болытлы
Фирдүс Тямаев һәм тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева бүген өченче тапкыр әти-әни булган. Алар гаиләсендә ике малайга сеңелкәш туган.
«20 минут элек өченче балабыз – кызыбыз туды. Хәзер мин дә өч бала әтисе. Рәхмәт сиңа, кадерлем», – дип хәбәр иткән бу яңалыкны социаль челтәрдә Фирдүс Тямаев.
Тямаевлар гаиләсен бу шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Кызларының сәламәт булып үсүен телибез.
Җырчы социаль челтәренә бик матур видео да куйган.