Җырчы Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан.
Бу хакта Иркә үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә, дип яза “Интертат”.
Җырчы, сторисларына ире Артурның фотосын куеп, “Кайтты” дип язган. Ул “Минем янымда кал” дигән сүзләре булган “Ян” җырын да урнаштырган.
Исегезгә төшерәбез: Артур, 2022 елның көзендә өлешчә мобилизациягә эләгеп, махсус операция зонасына киткән иде. Ул узган ел август ахырында кыска вакытлы отпускка кайтып, гаиләсе янында булып китте. Бу хакта без язган идек.
Хәзер чираттагы ялы килеп җиткән.
Бик тиздән бар солдатлар да бөтенләйгә кайтсын иде.