+9 °С
Болытлы
Кичә билгеле җырчы Иркәнең ире Артур махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан.
Бу хакты җырчы үзенең социаль челтәрләренә видео урнаштырган. “Әтиебез отпускка кайтты. Гаиләбездән бәхетле мизгелләр”, – дип язган ул.
Артурны каршы алган видеода Иркә: «Өзелмәгән әле соңгы өмет, яшим һаман яшим сине көтеп», – дип җырлый. Анда Артур башта кызларын, аннары Иркәне кочып ала.
Исегезгә төшерәбез: узган елның көзендә Артур өлешчә мобилизациягә эләгеп, махсус операция зонасына киткән иде.