Йолдызлар тормышыннан
23 октябрь 2023, 15:29

Музыкант Артур Кусимовның үлеменең сәбәбе билгеле

Бу хакта Элвин Грей хәбәр иткән.

Артур Кусимов/vk.comАртур Кусимов/vk.com
Фото:Артур Кусимов/vk.com

Җырчы Радик Юлъякшин кайчандыр үзенең төркемендә эшләгән 31 яшьлек музыкант Артур Кусимовның үлеме сәбәбен атады. Медиклар биргән белешмәгән ярашлы, яшь музыкант йөрәге белән проблемалары булу сәбәпле үлгән.   

Элвин Грей лейблы музыканты Артур Кусимовның (псевдонимы – Кусим) үлеме турында кичә язган идек. Ул Әбҗәлил районында туган. Радик Юлъякшин командасында 2015 елдан бирле эшләгән. Соңгы вакытта шәхси проекты белән янып йөргән, тик, кызганычка каршы, аны тәмамлап өлгермәгән. Музыкант белән хушлашу тантанасы бүген Казанда үткән. Иртәгә егетне аның кече ватаны – Аскар авылында - җирләячәкләр. Элвин Грей сүзләренчә, Артур Кусимов белән хушлашу  район мәдәният сараенда 11.00-12.30 сәгатьтә узачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас