+11 °С
Болытлы
Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән җырчы, музыкант Артур Кусимов вафат булган.
Бу хактагы кайгылы хәбәрне Элвин Грей (Радик Юлъякшин) үзенең сәхифәсендә язган.
"Бүген "Элвин Грей" төркеменең экс-музыканты Артур Кусимов арабыздан китте. Бик авыр… Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Соңгы ике елда Артур үзенең сольный проектын эшли иде. Әмма аны ахырына кадәр җиткерергә өлгерә алмады. Язмышы башкача булган", – дип язган ул.
Радик дустының ни сәбәпле вафат булуы турында әйтмәгән.