Уйланырга урын бар
26 сентябрь 2025, 07:09

Аю аулар аучылар юкмы әллә?

Соңгы елларда кыргый хайваннар күбәюе борчуга сала. 

vitebsk.vitebsk-region.gov.byvitebsk.vitebsk-region.gov.by
vitebsk.vitebsk-region.gov.by

Соңгы елларда республикада кыргый хайваннар күбәюе турында язган идек. Бу тема бүген бик актуальгә әйләнде. Шушы көннәрдә Республика белән идарә үзәгендә Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев та кыргый хайваннарга бәйле мәсьәләләр турында сөйләде.

Аның аңлатуынча, кыргый хайваннар саны арту, беренчедән, җанварларны аулауга квоталар тулысынча үзләштерелмәүгә, икенчедән, хайваннарны саклау буенча чараларның көчәюнә бәйле.

“Кыргый хайваннарны аулауга ел саен раслана торган квоталар тулысынча үзләштерелми. Мәсәлән, аюга 500-600 квота бүленә, аның 10 проценты гына үзләштерелә. Чөнки аю – бик акыллы хайван, аны кулга төшерү бик авыр, моның өчен финанс чыгымнары да кирәк. Аннары, законсыз табышка салынган штраф санкцияләре һәм дәгъва суммалары да артты. Бу исә браконьерлык очраклары кимүгә китерә”, – диде министр урынбасары.

Ау сезоны августта башлана. Быел да 1 августтан республикада көзге-кышкы ау чоры башланды. Башкортстанда кошларга (суер, көртлек, үрдәк), мехлы җәнлекләргә (төлке, куян, кондыз), тояклы хайваннарга (поши, кабан, кыр кәҗәсе) һәм аюга ау рөхсәт ителә. Быел аучылар арасында жирәбә буенча бүленә торган хайваннар исемлегенә бурсык, байбак (сурок) һәм селәүсен дә өстәлгән.

Шунысы уйландыра: аучыларның саны аз түгел бит. Шуңа карамастан, кыргый хайваннар үрчи. Алай гына да түгел, бүре-төлкеләрнең авылларга килүләре, йорт малларына, кош-кортларга зыян салулары ешая бара. Быел, ни кызганыч, берничә кеше аю тырнагына да эләкте...

Соңгы саннар буенча, республика территориясендә 8200 баш төлке, 650 баш бүре, 2700 баш аю исәпләнә. Аюларга 500-600 квота бүленеп, аның 10 проценты гына үзләштерелсә, киләчәктә урманнарны урап узарга туры килмәгәе...

Кыргый хайваннар очраса, 218-04-30 номеры буенча Экология министрлыгының оператив дежурына яисә, 112 номерын җыеп, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга кирәк.

https://vk.com/goskomitetrbhttps://vk.com/goskomitetrb
https://vk.com/goskomitetrb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас