

Соңгы елларда республикада кыргый хайваннар күбәя. Бүре-төлкеләрнең авылларга килүләре, йорт малларына, кош-кортларга зыян салулары турында ишетеп торабыз. Быел, ни кызганыч, берничә кеше аю тырнагына да эләкте...
Белгечләр әйтүенчә, бездә көрән аюлар популяциясе арта бара. Узган ел күзәтүләр тарихында аюларның иң күп санны теркәгән – 2600 баш аю исәпләнгән. 2025 елда бу санга тагын 60ка якын өстәлгән. Шуңа аларны аулау – аюлар санын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган бердәнбер карар, диләр экспертлар.
Бу уңайдан республика хакимияте кыргый хайваннар арту проблемасын хәл итү өчен ел саен аучыларга популяциянең бер өлешен атарга рөхсәт итә. Ул табигатьтә баланс саклау, авылда яшәүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү максатында эшләнә. Гадәттә, көрән аюларга ау сезоны августта башлана.
Агымдагы атнада республикада аю аулауга рөхсәт бирделәр. Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүматы буенча, быел барлыгы 2,5 меңнән артык гариза килгән. Жирәбә беренче тапкыр электрон форматта уздырылып, 130 кеше аучылык билеты алган. Әйткәндәй, хәзер электрон аучылык билетын алу өчен аучылык минимумы буенча тестны уңышлы тапшырырга кирәк.
Иң күп квоталарны Гафури, Баймак һәм Ишембай районнарында алганнар. Аю аулау сезоны декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.