Үткән атнада “Проблемалар бер көнлек түгел” дигән мәкалә дөнья күрде. Анда эре сәнәгать заводлары урнашкан шәһәрләрдә экологик проблемаларның еллар буена җыелып килүе, бигрәк тә һавага пычраткыч матдәләр күпләп чыгарылуы турында бәян ителде. Һәм соңгы елларда республика җитәкчелеге әлеге проблема белән ныклы көрәш башлады дип әйтелде.
Бак дисәң, бу мәсьәлә хакында үткән атнада Стәрлетамак шәһәренең экология советы утырышында да сөйләшкәннәр. Чарада экология өлкәсендә экспертлар, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, җәмәгатьчеләр һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашкан. Хәтта Росприроднадзорның Көньяк Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе Роман Болотов видеоэлемтә аша чыгыш ясаган.
Мәгълүм булуынча, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә һаваның пычрануына карата халыктан мөрәҗәгатьләр һаман кимеми әле. Экология советы рәисе Ягъфәр Абдрәшитов әйтүенчә, атмосфера һавасы торышына карата 2024 елның июненнән халыктан 1543 шикаять килгән, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк, атап әйткәндә, былтыр 1219 булган. Һавада метанол, стирол, этилен, аммиак һәм күкерт водороды буенча концентрациянең нормадан артуы күзәтелгән.
Утырышта Башкорт сода компаниясе вәкилләре һәм проектантлар “эмульсион поливинилхлорид җитештерү” проектын гамәлгә ашырганда табигатьне саклау чаралары турында сөйләгәннәр һәм һавага пычрак матдәләр чыгарылуның гомум күләме кимиячәк икәнлегенә басым ясаганнар.
Сөйләшү барышыныда Стәрлетамак шәһәре чикләрендә атмосфера һавасын контрольдә тотуның өстәмә автоматлаштырылган станцияләрен урнаштыру турында да фикер алышканнар. Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы республикада атмосфера һавасын мониторинглауны үстерү программасын эшләнгән, аның кысаларында контроль нокталарда автоматлаштырылган күзәтү постлары урнаштыру планлаштырыла. Стәрлетамак шәһәре буенча барлыгы 9 ноктада урнаштыру күзаллана: аларның 4сен – Сода компаниясенең санитар-яклау зонасы чигендә, 3сен – Стәрлетамак нефть химиясе заводының санитар-яклау зонасы чигендә, 2сен –шәһәрнең торак зонасында. Эшләрне 2026 елга кадәр башкарырга дип билгеләнгән.
Әйткәндәй, 2023 елның сентябрендә республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы Башкортстанның Финанс министрлыгы белән һаваны мониторинглау системасын булдыруны финанслау мәсьәләсен караган иде. Әлге вакытта Финанс министрлыгының өстәмә акча бүлеп бирү мөмкинлеге юк. Экология советында катнашучылар Финанс министрлыгына кабат хат җибәрергә дип килешкәннәр.
Ни дисәң дә, нинди проблеманы хәл итүгә тотынсаң да, бүген бар да акчага барып тоташа шул. Мәсәлән, соңгы 10 елда Башкорт сода компаниясе 9 миллиард сумнан артык акчасын табигатьне саклау чараларын гамәлгә кертүгә юнәлткән, бу чыгымнарның 4 миллиард сум тирәсе атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә тотынылган. Нәтиҗәдә, 2023 елда компания атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның гомум күләмен 217 тоннадан артыкка азайткан. Ә 2030 елга кадәр БСК пычраткыч матдәләр чыгаруны 5735 тоннага киметәчәк. Әлеге чараларны финанслау өчен 8 миллиардка якын акча тотынылачак.
Һаваны, нигездә, инде берничә дистә ел эшләүче агрегатлар һәм цехлар пычрата. Аларның күбесе – шактый дәрәҗәдә узган еллар мирасы. Шуңа атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр очыруны киметү өчен заманча мөмкинлекләр, алдынгы технологияләр кирәк. Бу уңайдан компаниянең генераль директоры Эдуард Давыдов сүзләренчә, бүген импортны алмаштыру кысаларында күп кенә производстволарны яңабаштан диярлек төзергә туры килә, бу, үз чиратында, Русия алдында җитештерүне модернизацияләү һәм экологияләштерү өлкәсендә уникаль мөмкинлекләр ачыла дигән сүз. Бер яктан, булган технологияләрнең иң яхшыларын кулланырга, ә икенче яктан, яңаларын булдырырга һәм сынап карарга мөмкинлек бирә. Әгәр дәүләт производстволарны экологияләштерү эшен үзәкләштерсә, әлеге эш өстәмә импульс алыр иде дигән фикердә компания җитәкчесе.
“Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметү бурычы барысы – сәнәгать, дәүләт, җәмгыять – алдында да тора. Әмма җайга салу юлы белән генә нәтиҗәгә ирешеп булмый, монда фәнни секторны да җәлеп итеп, уртак эш алып барырга кирәк. Мәсьәләне хәл итүне махсус оештырылган фәнни үзәккә тапшырырга, аның базасында экологик инновацияләрдә махсуслашучы галимнәрне берләштерергә мөмкин булыр иде”, – ди Эдуард Давыдов.
Аның сүзләренчә, компания иң яхшы экологик технологияләр белән эшләү яклы һәм ул беренчеләрдән булып галимнәргә хезмәттәшлек тәкъдим итәргә әзер. БСК инде бүген дә галимнәр белән тыгыз эшли. Әйтик, “Сода”ның санитар-яклау зонасында атмосфера һавасын мониторинглауга компания җитәкчелеге инициативасы белән студент-экологлар, галимнәр җәлеп ителә.
Әйткәндәй, бу эш тәүлек әйләнәсе алып барыла. Атмосфера һавасыннан пробалар 39 контроль ноктада тәүлегенә дүрт тапкыр (уңайсыз метеошартлар килеп чыкканда – алты тапкыр) алына. Белгечләр аммиак, күкерт диоксиды, күкерт водороды, углерод оксиды, винилхлорид, хлорлы водород, хлороформ, терекөмеш, хлор һәм башка матдәләргә пробаларны тикшерә. Стәрлетамакта яшәүчеләр дә һаваны мониторинглауда катнашырга һәм тикшеренүләрне шәхсән күзәтергә мөмкин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:
– Халыкка табигатьне саклау проектларына нинди ресурслар җибәрүебезне һәм нәтиҗәдә нәрсә алуыбызны аңлау мөһим. Бу өлештә без флагманнарыбыз – “Башнефть” һәм “Башкорт сода компаниясе”нең эше турында җентекләп фикер алыштык. Күрүебезчә, пычраткыч матдәләр чыгаруларның сизелерлек кимүе бара (республиканың сәнәгать объектларында экологик мониторинг мәсьәләләре буенча киңәшмәдән, 2024 ел, 5 апрель).