Сер түгел, һәр дәүләт тормыш дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Моның өчен исә икътисадны һәм сәнәгатьне үстерергә кирәк. Шул максаттан табигать ресурсларын да мул файдаланырга туры килә. Әмма, ни кызганыч, завод-фабрикалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә экологик проблемалар килеп туа.
Мисал эзләп ерак китәсе түгел. Табигать байлыклары мул булган үзебезнең Башкортстанны гына алыйк. Бездә әйләнә-тирә мохиткә хәвеф тудыручы химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләре шактый. Шуңа бездә экологик проблемалар иң авырткан төерләрнең берсенә әверелде. Аларны бер мизгелдә генә хәл итеп булмый, чөнки проблемалар дистә еллар буе җыелган. Һәм республика җитәкчелеге соңгы елларда алар белән ныклы көрәш башлады.
“Безнең икътисадның нигезендә – авыр сәнәгать. Әмма аның үсеше белән әйләнә-тирә мохиткә йөкләнеш тә арта. Һәм бу зыянны киметү өчен безгә предприятиеләр белән тыгыз эшләү бик мөһим”, – дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республиканың Экология министрлыгы мәгълүматы буенча, ел саен атмосферага стационар һәм күчмә (автотранспорт) чыганаклардан якынча 550 мең тонна пычраткыч матдәләр чыгарыла. Һавага пычраткыч матдәләр чыгаруның гомум күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – 1нче урында, Русиядә 7нче урында тора.
“Безнең алда торган һәм якын арада хәл итәргә тиешеле бурычлар, минемчә, революцион характерда. Чөнки озак еллар эчендә беренче тапкыр экологик мониторинг өлкәсендә җитди карарлар кабул ителәчәк”, – диде быел апрель башында республиканың сәнәгать предприятиеләрендә экологик мониторинг уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Радий Хәбиров. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге төп юнәлешләрне билгеләде. Аларның иң зурысы – атмосферага пычрак матдәләр чыгарылу.
– Аларның күләме буенча без – илдә җиденче урында. Монда Уфа, Стәрлетамак һәм Салаваттагы химия һәм нефть химиясе предприятиеләренең өлеше югары. Без бу мәсьәләне берничә тапкыр тикшердек. Нәрсә начар? Кешеләр, әлбәттә, һаваның газлар белән пычрануына зарлана. Әлеге предприятиеләрдә автоматлаштырылган контроль станцияләре кайсыбер күрсәткечләрнең артуын терки, бу, әлбәттә, яхшы түгел. Хәзер төбәк мониторингы кысаларында Стәрлетамакта шундый – өч станция, Салаватта икене урнаштырдык. Бу мәсьәлә буенча килешенгәнне үтәдек, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.
Бүген республикада атмосфера пычрануын контрольдә тотуның 12 автоматлаштырылган станциясе һәм Экология министрлыгының Дәүләт аналитик контроле идарәсенең 4 күчмә лабораториясе (2се – Уфада, Стәрлетамакта һәм Белоретта – 1әр) матдәләрне контрольдә тотарга ярдәм итә.
Тагын нәрсәләр эшләнде? Атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту буенча ныклы эш алып барыла. Русиянең Табигать министрлыгы, Росприроднадзор, республика Хөкүмәте һәм “Башкорт сода компаниясе”, “Газпром нефтехим Салават” предприятиеләре, шулай ук “Синтез-Каучук” Стәрлетамак нефть химиясе заводы арасында пычрак матдәләр очыруны киметү буенча килешүләр имзаланды. Аларда Стәрлетамакта һәм Салаватта пычраткыч матдәләр очрыуны 14,5 процентка һәм 30 процентка киметү күздә тотыла. Документта һавага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча чаралар күрсәтелгән, дип аңлаткан иде Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы җитәкчесе Нияз Фазылов.
“Нәтиҗәдә, 2024 елда зарарлы матдәләр күләме 40 тоннага кимер дип көтәбез, – диде Нияз Фазылов. – Халыкның уңайлы мохитен яхшырту өчен федераль хакимият органнары һәм бизнес белән конструктив хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез”.
Әлеге килешү нигезендә предприятиеләр узган ел ук һаваның пычрануына юл куймау максатына 1,7 миллиард сум акча юнәлтте. Билгеле нәтиҗәләр бар да инде.
“Быел без нәтиҗәләрне үз күзләребез белән күрәбез, чөнки “Башкорт сода компаниясе”ндә поливинилхлоридны дегазацияләү стадиясе техник яктан яңадан заманчалаштырыла, шулай ук “Газпром нефтехим Салават”та чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәмамлана. Кыскасы, без килешкәнчә, 2030 елга кадәр нәкъ менә пычрануга каршы көрәш өлкәсенә инвестицияләр күләме 14 миллиард сумга кадәр җитәчәк. Бу – җитди акчалар, һәм алар, безнең карашка, сизелерлек нәтиҗәгә китерәчәк. Һәрхәлдә, пычрак матдәләр чыгарылуны чирек өлешкә киметү – начар күрсәткеч түгел дип әйтә алабыз, алга таба да яхшы якка үзгәреш булачак”, – диде Радий Хәбиров.
Сода компаниясе җитәкчелеге әйтүенчә, килешү кысаларында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча сигез проектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Компаниянең әлеге килешүдә катнашуы предприятиенең экологик сәясәте ачык икәнлеген раслый, ди экспертлар.
“2023-2030 елларда пычраткыч матдәләр, шул исәптән начар ислеләре дә 5 700 тоннадан артыкка кимиячәк, бу 14,5 процент дигән сүз. Әлеге чараларны финанслауның гомум күләме 8,5 миллиард сумнан артып китә. Шунысын да билгеләр идем, 8 ел эчендә атмосфера һавасына пычрак матдәләр чыгаруны киметүгә юнәлтелгән чараларга 9 миллиард сумнан артык акча тотынылды”, – дигән иде былтыр компаниянең генераль директоры Эдуард Давыдов.
Күрүебезчә, экология мәсьәләсе – аерым игътибар үзәгендә. Әмма еллар буена җыелып килгән проблеманы хәл итү – ул бер көнлек, хәтта бер айлык та эш түгел. Янә еллар үтәргә мөмкин. Шуңа карамастан, соңгы вакытта бигрәк тә социаль челтәрләрдә Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә һава пычрану проблемалары турында хәбәрләрне әледән-әле куертучылар бар.
Әйе, Сода компаниясе акцияләренең контроль пакеты шәхси кулларда булган чорда предприятие модернизацияләнмәгән диярлек. Ләкин хәзер, Соданы дәүләткә кайтаргач, алынган табыш яңача, заманча техник җиһазлауга юнәлтелә. Моннан тыш, һавага очырылган матдәләрнең еллар буена ничек үзгәрелүе тикшерелә һәм аларны киметү өчен чаралар күрелә.
Эре сәнәгать предприятиеләре ел саен һаваны саклау чаралары үткәрә. Бу чаралар әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә юнәлдерелгән. Әйтик, 2023 елда 4,5 миллиард сумлык чаралар үткәрелгән, бу 2022 елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк (3,165 миллиард сум).
Республикада яңа производстволар заманча чистарту корылмалары системалары белән җиһазландырыла, бу экологиягә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә. Мондый предприятиеләр зыянга караганда күбрәк файда китерәчәк, диләр белгечләр.
Әлбәттә, сулар һава, эчәр суның саф һәм чиста булуы ул, тәү чиратта, кешеләрнең сәламәтлеге дигән сүз. Әмма сәнәгать тә яшәргә һәм үсәргә тиеш. Икенчесе беренчесенә зыян салмаслык дәрәҗәгә кайчан да булса ирешелер микән?