Барлык яңалыклар

Бал сатып баеп буламы?

Быел бал хакы кыйммәтләнерме?

chel.mk.ru
chel.mk.ru

Соңгы елларда бал кортларының күпләп үлүе, хәтта умарталыкларның юкка чыгуы турында күңелсез хәбәрләр ешрак ишетелә. Проблемалар буш умарталар кебек арта бара дип язган идек.

Соңгы чорда Урта Азиядән контрольсез рәвештә бал кортлары алып кайтылды. Сәүдәгәрләр аларны хәтта самолетлар белән алып кайтып саттылар. Ул кортлар белән белән бергә безгә Урта Азиядән җитди авырулар да килде. Бу чирләр аркасында бик күп умарталар юкка чыкты. Белгечләр бу хакта инде күптән чаң кага иделәр. Ниһаять, безнең закон чыгаручылар, җәмәгатьчеләр бу проблемага киртә куюга иреште. Быелдан, законга үзгәрешләр кертелеп, тәртип булдырылды. Хәлне Ветеринария идарәсе, шул исәптән Башкортстан Республикасы буенча ветеринария идарәсе каты контрольгә алды. Хәзер Урта Азиянең безнең белән дус булган илләреннән дә бал кортлары алып кайту шактый катлаулы.

Әмма шуны да әйтергә кирәк: чикләүләр кертү, үз чиратында, хаклар артуга китерде. "Базарда бал кортлары пакетлары, ана кортлар кыйммәтләнде. Хаклар ике тапкырга диярлек артты", – ди Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Үзбәк улы Госманов.

– Димәк, быел бал да кыйммәтләнәчәк?

– Әйе, быел бал һәм аның продукцияләренә хаклар арту көтелә. Әйтик, балавыз, прополис, балдан эшләнгән башка продукция кыйммәтләнер, мөгаен... Аннары, быел, әйтүемчә, умарталар саны азайды. Ә чит төбәкләр һәм хәтта чит илләрдән безнең балга сорау күп. Өстәвенә, туристлар арта. Төбәк Башылыгы хакимияте туризмны үстерү буенча күп эшләр башкара. Әйткәндәй, дәүләт тарафыннан умартачылыкка да ярдәм чаралары карала. Соңгы чорда чолыкчылыкка зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны үстерүгә грантлар бүлә. Бүген умартачылык тармагына эре инвесторлар килә. Мәсәлән, Чиләбе инвесторы бездә умарта продукциясен эшкәртү, саклау һәм сату буенча завод төзергә җыена.

Бүген шәхси умартачы бал сатып байый аламы?

– Балны җыярга була, әмма сатуы кыен бүген. Чөнки безнең умартачыга зур базарларга чыгуы бик авыр. Шуңа ул күп очракта продукциясен очсыз хакка алыпсатарларга биреп җибәрергә мәҗбүр. Ә алыпсатарлар 2-3 тапкырга кыйммәткә сата. Умартачы очсызга сатмас иде, аңа да яшәргә дә, бурычларын түләргә кирәк. Сатылмаган балны ул үзенә калдыра. Икенче елга инде быелгысын да, калган запасын да сатарга кирәк... Шуңа бу мәсьәләдә умартачыларны яклау чаралары булдыру яхшы булыр иде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: