Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июнь , 14:44

"Быел да бал кортларының күбесе кышны начар чыкты..."

"Умартачылыкта проблемалар инде күптәннән җыелып килде", – ди Рәсүл Үзбәк улы Госманов. 

Архив фотосы.
Архив фотосы.

Гадәттә, җәй белән бергә умартачыларның күңелле мәшәкатьләре башлана. Әмма, ни кызганыч, соңгы елларда бал кортларының күпләп үлүе, хәтта умарталыкларның юкка чыгуы турында күңелсез хәбәрләр ешрак ишетелә. Проблемалар буш умарталар кебек арта бара...

Моның сәбәбе нәрсәгә бәйле? Бүген умартачыларны нәрсә борчый? Һәм күпләрне кызыксындырган сорау – бал хакы ничек булыр? Шушы сорауларга җавап эзләп, Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Үзбәк улы ГОСМАНОВка мөрәҗәгать иттек.

– Чынлап та, умартачылык тармагында проблемалар инде күптәннән җыелып килде һәм аеруча соңгы ике ел хәлнең кискен булуын күрсәтте, – дип башлады сүзен. Рәсүл Үзбәк улы. – Быел да бал кортларының күбесе кышны начар чыкты. Әгәр узган ел шәхси хуҗалыкларда кортларның 10-15 процентны кыш чыга алмаса, быел бу сан бик югары. Бу инде республикада яхшы хәлдә булган умарталар аз дигән сүз.

– Димәк, хәлләр шәптән түгел... Умартачылыкта проблемалар ни сәбәпле җыелды?

– Бу бик күп сәбәпләргә бәйле. Алар – системалы сәбәпләр. Беренчедән, чәчүлек мәйданнарының структурасы нык үзгәрде. Бал кортлары нектар җыя торган культуралар юкка чыкты дияргә була. Тәү чиратта, санкцияләр аркасында, без рапсны азрак чәчә башладык. Әлбәттә, бу культураның уңай ягы да, кире  ягы да бар. Ләкин аңа ияләшкән идек, аны Европага сатудан шактый табыш та ала идек. Хәзер рапс урынына башка культуралар килде. Әлбәттә, рапс та, үз чиратында, безнең классик культураларны кысрыклады. Моннан тыш, умартачылык өчен отышлы булган күп культуралардан читләштек. Мәсәлән, сары һәм ак донник. Аннары карабодай мәйданнары нык кыскарды. Һәм, шуларга өстәп, бал кортлары өчен ярдәме әллә ни күп булмаса да, әмма ярап кала торган мал азыгы культуралары да кимеде. Әйтик, козлятник, люцерна һәм башкалар...

Ни өчен кимеде, дип сорыйсызмы? Бездә терлекчелек тармагы үзгәрә, шуңа күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсемлекчелек структурасын үзгәртә. Һәм, кызганычка, бу хәл бал кортлары файдасына түгел. Хәзер көнбагышны күп чәчәләр. Ул элек тә бар иде, ләкин хәзер ул массакүләмгә әйләнде. Чөнки көнбагыш – икътисади яктан югары табышлы культура. Әмма бал кортлары көнбагыш балында кышны начар чыга. Чөнки мондый бал ката, аңардан кортларның эче китеп, алар үлә.

Икенче зур проблема – чәчү мәйданнарын һәм агачларны химикатлар белән эшкәртү. Кызганычка каршы, республикада парсыз ефәк  күбәләгенә бәйле хәл катлаулы булып кала. Аларга каршы урманнарны химикатлар белән эшкәртәләр. Ләкин еш кына бу эшләр алдан кисәтүсез үткәрелә, шул исәптән умартачыларга да хәбәр итмиләр. Алай гына да түгел, безнең муниципалитетлар да еш кына бу хакта белми кала. Башкортстан республикасы кем белән тендер төзегән, шул кешеләр, теләсә кайсы вакытта килеп, эшкәртеп китәләр һәм еш кына бу эшләр авиация ярдәмендә башкарыла. Нәтиҗәдә, агулы матдәләр болыты кешеләр яшәгән урыннарга барып җитә: бал кортлары үлә, кешеләр зыян күрә. Ә бит агачлыкларны химикатлар белән эшкәртер алдыннан умартчыларны кисәтергә кирәк. Алар умарталарын хәвефсез урынга күчереп куяр иде.

Бу уңайдан бүген үзебезнең авыл хуҗалыкларына дәгъвалар бик юк. Чөнки алар басуларны химик матдәләр, гербицидлар белән эшкәрткәнгә кадәр умартачыларга алдан хәбәр итәләр һәм бал кортларын коткарырга тырышалар. Әлбәттә, тәҗрибәсе аз булган кешеләрнең басуларны көндез эшкәрткән очраклары бар. Ә бит авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән мәйданнарны химикатлар белән эшкәртү бал кортларының актив очуыннан соң гына үткәрелергә тиеш. Ягъни, кичен, бал кортлары очудан туктагач кына. Гомумән, кызу кояш астында химик эшкәртүнең нәтиҗәсе түбән була. Икенчедән, андый кешеләр умарталарны үтерә һәм аларны судка бирергә мөмкиннәр. Ә хәзер судлар умартачы яклы. Мондый хокукны куллану практикасы бар. Бүген лабораториядә гербицидларның эзен тиз ачыклыйлар. Кагыйдәләрне бозган кешегә зыянны капларга, өстәвенә, штраф түләргә туры килә.

Өченче сәбәп – табигый, ул паразитларга бәйле. Болар – бал кортларына зыян салучы талпаннар: варроатоз, трахея талпаны һәм башкалар. Алар акарапидоз, черек авырулары кебек җитди чирләр барлыкка китерә.  

– Элек бу чирләр юк идеме ни?

– Бар иде, ләкин күп түгел. Һәм элек бездә бу чирләрнең көчәюе контрольдә тотыла иде. Соңгы чорда Урта Азиядән контрольсез рәвештә бал кортлары пакетлары (гаиләләре) кертелә башлады. Бу быелга кадәр дәвам итте. Алар белән бергә безгә Урта Азиядән җитди авырулар да килде. Бу чирләр аркасында бик күп умарталар юкка чыкты.

– Ни өчен кешеләр Урта Азиянең бал кортларына кызыга?

– Бүген бездә шәхси йортлар, бакча участоклары төзү дәвере дип әйтергә була. Һәм күпләрнең үзләренең ишегалларында бал кортлары очып йөрүен күрәселәре килә. Ә Урта Азиядә бал кортлары гаиләсе арзан тора. Өстәвенә, алар матур очалар, балалар шуны күреп шатланалар. Арзан булулары шуңа бәйле – анда яз ике айга иртәрәк килә, бездә ике метр кар ятканда, аларда бал кортлары үрчи башлый. Шуңа алар үзләренең декоратив бал кортларын безгә очсызга саталар. Декоратив дибез, чөнки Урта Азиянең кортлары бал җыймый. Алар үсемлекләрне серкәләндерәләр генә. Анда мондый токымнарны махсус рәвештә чыгаралар. Чөнки Урта Азиядә үсемлек-агач чәчәкләрен серкәләндерү проблемасы бар. Бездә андый проблема юк. Аннары, алар җәй үлмәсәләр, көз үләләр. Көз көне үлмәсәләр – кышын. Алар начар кышлыйлар. Бу кортларны эшләтергә өйрәткәндә дә, ә андый очраклар бар, алар кыш чыга алмый. Шуңа безнең халык аларны ел саен сатып ала иде. Бал кортларын контрольсез алып кайту күренеше дистә еллар дәвам итте. Сәүдәгәрләр аларны хәтта самолетлар белән алып кайтып саттылар. Бүген инде кешеләрнең күбесе бу бал кортларының сыйфатлы түгел икәнлеген, “җирле” бал кортларын сатып алырга кирәклеген аңлады. Урта рус, башкорт, бөрҗән токымнары – безнең төп бал кортлары. Безнең кортлар бар тырышлыкларны салып эшли. Ә чит кортлар белән кушылгач, аларда да тәртип югала. Белгечләр бу хакта инде күптән чаң кага иделәр. Ниһаять, безнең закон чыгаручылар, җәмәгатьчеләр бу проблемага киртә куюга иреште. Быелдан, законга үзгәрешләр кертелеп, тәртип булдырылды. Хәлне Ветеринария идарәсе, шул исәптән Башкортстан Республикасы буенча ветеринария идарәсе каты контрольгә алды. Хәзер Урта Азиянең безнең белән дус булган илләреннән дә бал кортлары алып кайту шактый катлаулы.

– Умартачылыкны тергезү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Күп илләрдә умартачылык өстенлекле юнәлеш булып тора. Күп илләрдә бал җитми. Германиядә, мәсәлән, балның яртысына шикәр кушалар. Бу аларда – стандарт. Чөнки аларда электән үк балны күп кулланалар. Әмма алар үзләренең балын иң тәмлесе дип саный. Аларда төп культура – рапс. Ә бездә күптөрлелек. Безне табигать юмарт бүләкләгән. Шуның белән дөрес куллана белергә кирәк. Ә умартачылыкны тергезү өчен, минемчә, иң мөһиме – комачауламаска. Безнең бал кортлары бик көчле. Әлбәттә, алар усал, әмма безнең кырыс табигать шартларына яраклашкан һәм, иң мөһиме – эшкә шәпләр. Безне тәмле бал белән сөендерәләр.

volsklife.ru
volsklife.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: