Тәмәжник елына ничә сумны төтенгә очыра?

Бу бит, шулкадәр акча түләп, үз сәламәтлегеңә зыян салу дигән сүз...

dailystorm.rudailystorm.ru
dailystorm.ru

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1987 елда 31 майны Бөтендөнья тәмәкесез бер көн дип игълан итте. Тәмәкенең сәламәтлек өчен никадәр хәвефле икәнлеген язган идек инде. 

Бу проблеманың икътисади ягына да тукталмый булмый. Чөнки тәмәке җитештерүчеләрнең төп максаты – үз кесәләрен калынайту. Ә тәмәкечеләр аларга булыша гына. Быелдан башлап, тәмәкенең кибеттәге минималь хакы 129 сум дип билгеләнде. Якынча исәпләүләр буенча, безнең илдә бер тәмәжник елына уртача 200-250 кап тәмәке сатып ала. Димәк, ул елына 32 меңнән күбрәк акчасын чыгарып сала. Бу әле иң арзан хак белән исәпләгәндә!.. Шул акчага, үзе теләп, сәламәтлеге өчен күпме зыян ала!..

Бүген барлык илләрдә дә тәмәке тартуга каршы көрәшнең үз алымнары бар. Шуңа карамастан, тәмәке сату кимеми, ә кайдадыр хәтта арта. Димәк, тартучылар күбәя. Алар арткан саен тәмәке җитештерүчеләр байый бара. Хәзерге вакытта дөньяда тәмәкедән чиста табыш 700 миллиард доллардан артык, дип исәпләп чыгарганнар. Барлык илләрдә дә тәмәке җитештерүчеләр дәүләткә зур салымнар түли. Һәм дөньяда мондый табышлы бизнестан баш тарта алырлык дәүләтләр юк диярлек.

Алай да тәмәке җитештерүдән баш тарткан беренче ил Бутан була. Бүген анда тәмәке үстерү, аны җитештерү һәм сату тулысынча тыелган. Тәмәке даруханәләрдә генә һәм зур бәягә сатыла. Өстәвенә, аларны закон кабул ителгәнчегә кадәр тәмәке тартканнар гына сатып алала. Төрекмәнстанда да тәмәкегә каршы ныклы көрәш бара. Анда 2025 елга тәмәкесез илгә әверелергә уйлыйлар.

Русиядә тәмәкене ачыктан-ачык сату Петр I заманында башлана. ХIХ гасырда илдә 120 тәмәке фабрикасы була һәм җитештерү югары үсеш ала. Тәмәке җитештерү исәбенә дәүләт алган керем ун миллион сумга җитә. Яхшы сортлы тәмәке җитештерү кыйммәткә төшкәч, фабрика хуҗалары бер-бер артлы арзан тәмәке, махорка җитештерүгә күчә. 

 Русиядә 2013 елда тәмәке базарын тәртипкә салу эшенә тотындылар һәм тәү чиратта хакларны күтәрә башладылар. Ул чордан алып тәмәке кабының бәясе 3-4 тапкырга артты. Быелдан аның минималь хакы – 129 сум, ә уртача 200 сум тирәсенә чыга, диләр. Ләкин, ни кызганыч, халыкның хезмәт хакы ул кадәр үскәне юк әле. Шуңа күпләр арзан контрафакт тәмәке сатып алу юлларын эзли. Бүгенге көндә илдә сатылучы һәр җиденче тәмәкене контрафакт дип әйтеп була икән. Ә 10 ел элек – тәмәке акцизларын күтәрә башлаганга кадәр – легаль булмаган тәмәкенең өлеше 1 проценттан артмаган.

Шушы көннәрдә финанс министры Антон Силуанов та Русиядә тәмәкенең “соры базары” нык үсүен билгеләде. “Соңгы елларда тәмәке продукциясенең законсыз әйләнеше артуы күзәтелә. 2021 елда ул 11 процент булса, былтыр 13 проценттан арткан”, – диде ул. Кайсыбер төбәкләрдә бу сан 30 процентка җитә. Силуанов әйтүенчә, тәмәке базарында дәүләт контроле көчәйсә, ил бюджеты өстәмә рәвештә тагын 150 миллиард сум ала алыр иде. Менә шулай, дәүләт үз ягын кайгырта. Шуңа ул базарда таләпләрне катгыйлатмакчы. Әйтик, 2024 елның 1 мартыннан тәмәке һәм никотинлы продукция җитештерү һәм сатуны контрольдә тоту Росалкогольтабакконтроль оешмасына йөкләтелде. Яңа ведомство бу продукцияләрне законсыз җитештерүне һәм аның әйләнешен ачыкларга һәм туктатырга тиеш.

Моннан тыш, 1 апрельдән тәмәке продукциясе стратегик мөһим товарлар исемлегенә кертелде. Бу контрабандага каршы көрәшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк икән. Шул көннән алып таможня органнары тәмәке продукциясенең законсыз әйләнеше буенча 11 җинаять эше кузгаткан да инде.

Аннары маркировка системасы булдырылды, Финанс министрлыгы лицензияләр кертте, тәмәкенең һәр кабы контроль аша үтә, йөкләрне махсус өйрәтелгән этләр белән таможня тикшерә – болар барысы да тәмәке базарында законлы эш алып баруга ярдәм итәргә тиеш дип ышандыралар хөкүмәттә.  

Әмма тәмәке тармагы эксперты Вадим Желнин яңа кагыйдәләргә сак карый.Чөнки контрафактның күбесе чиктәш дәүләтләрдән кертелә. Һәм, ни гаҗәп, тәмәкенең законсыз әйләнешенә иң зур өлешне Евразия икътисади берлегенә кергән илләр, безнең дусларыбыз дип саналганнары кертә. Мәсәлән, Белоруссия каймак һәм бәрәңгедән тыш, яшерен тәмәкеләр дә җибәрә. Соры базарның 85 процентын нәкъ аларның тәмәкесе тәшкил итә. Калган 15 проценты Әрмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан килә. Чөнки бу илләрдә акцизлар ставкасы түбән, шуңа тәмәкеләре очсыз. Шул ук белорус тәмәкеләренең минималь бәясе безнекеннән 2,5 тапкыр түбәнрәк. Бездә исә 7 ел эчендә акциз ставкалары 2,5 тапкырдан күбрәккә артты. 2021 елда гына акцизлар 20 процентка күтәрелде.

Бу хәл Горбачевның “коры закон”ын искә төшерә. Исегездәдер, 1985 елда “коры закон” кертелгәч, алкоголь суррогатларыннан үлүчеләр саны берничә тапкыр артты. Әмма халык эчүдән һич тә туктамады...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас