"Булды, җитте! Башка тартмыйм!.."

"... 40 ел тарттым. Юбилеем көнне табын артына утырганчы тартып керим әле дип уйладым"...

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Көйрәтәбез, җәмәгать, көйрәтәбез: кемдер качып-посып кына тартса, икенчеләр ачыктан-ачык “төтен очыра”. Бүген дөньяда 1,25 миллиард кеше тәмәкече дип исәпләнә. Алар көненә 13 миллиард данә тәмәке тарта. Бу һәр минут саен 9,5 миллион кеше тәмәке кабына үрелә, дигән сүз. Һәм бу – рәсми саннар гына...

Тәмәкенең зыяны турында белмәгән кеше юктыр, әлбәттә. Әмма барыбыр тарталар. Статистикага күз салсак, бүген ил халкының 30 проценттан артыгы – тәмәжник. Чынбарлыкта, ул күпкә күбрәк. Дөньяда өлкәннәр арасында һәр унынчы кешенең үлеме тәмәкегә бәйле. Моннан тыш, 25тән артык төр чир нәкъ тәмәке тарту йогынтысында тагын да начарлана, дип кисәтә табиблар. Алар үлем белән тәмамланган үпкә яман шешенең – 90, хроник бронхитның – 75, йөрәк өянәгенең 25 процентына тәмәке сәбәпче, ди. Илдә тәмәке тартуга бәйле сәбәпләрдән ел саен 300-400 мең кеше вакытыннан алда үлә. Ә дөнья буенча ел саен 8 миллионнан артык кешенең гомере өзелә. Аларның 1,3 миллион чамасы – тәмәжник түгел, ә тәмәке тартучылар янында яшәп, аның төтенен даими сулаучылар. Аларны “пассив тартучылар” диләр. Димәк, тәмәкече үзенең генә түгел, ә әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерә. Чөнки тартучылар өчен генә хәвефле тәмәке булмый. Аның зарарсыз формасы яки дозасы юк. Бер тәмәке төтенендә, төрле мәгълүматлар буенча, 4000нән 6000гә кадәр химик матдәләр бар, шул исәптән – 69 дәлилләнгән канцероген һәм цитотоксик тәэсирле 250 компонент. Тәмәкедә булган никотин – югары психоактив матдә. Ул көчле физик һәм психологик бәйлелек тудыра. Кыскасы, галимнәр искәртүенчә, 1 тәмәке гомерне 15 минутка кыскарта.

Иң ямьсез күренеш – гүзәл затларның көйрәтүе. Сүз арасында әйтим әле: халыкта тәмәке ябыктыра дигән ялган караш яши. Бу – тәмәке җитештерүчеләр тарафыннан хатын-кызларны җәлеп итү өчен оештырылган бер алым. Ябыгасы килгәннәрнең кайсыберләре, әнә шул җыен юк-барга ышанып, тәмәкегә үрелә.

Иң аянычы – үсмерләрнең тәмәке тартуы. Андый балаларның хәтере – 5, ятлау сәләте – 4,5, исәпләү сәләте 5,5 процентка түбәнәя. Экспертлар фикеренчә, тәмәке тарткан гаиләдә үскән балаларның шактые ата-ана юлыннан китә. Әгәр ана кеше тарта икән, 57 процент очракта аның кызы да тәмәкегә хирыс була, әгәр ата кеше начар гадәткә ия икән, 49 процент очракта аның улы битараф калмаячак, диләр.

Саный китсәң, тәмәкенең зыяны турында күп сөйләргә һәм бик күп саннар китерергә була. Ләкин болар белән генә тәмәкечене туктатып буламы соң? Бу күренеш белән көрәш инде шактый еллар бара. Хәтта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1987 елда 31 майны дөнья буенча Тәмәкесез бер көн дип игълан итә. Ул вакытта оешма XXI гасырга кадәр тәмәке тарту проблемасын юкка чыгарырга кирәк дигән бурыч куя. XXI гасыр килде, ләкин проблема юкка чыкмады, ә “кара сакал” кебек һаман ияреп йөри.

Бер танышым 60 яше тулган көнне тартуын ташлады. “40 ел тарттым. Юбилейда табын артына утырганчы, бер тартып керим әле дип уйладым. Ә аннары башка “60 яшеңне тәмәкесез каршы алырга да буладыр бит” дигән уй килде. Шул көннән соң тартканым юк. Теләк тә юк. Яшьрәк чакта ташлыйсы булган, – диде ул. Бераз уйланып торгач: – Бөтенләй тартмыйсы булган да бит...” – дип өстәде.

Әйе, һәр эш уйдан башлана. Һәм бүгенге көн дә уйланыр өчен – бер мөмкинлек. Ягез, кемнәр: "Булды, җитте!.. Башка тартмыйм!.." – дип әйтә һәм үз сүзендә тора ала?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас