Барлык яңалыклар

Этләрне төбәкләргә бирмәкчеләр

Хуҗасыз һәм агрессив этләрне нәрсә эшләтүне һәр төбәк үзе хәл итәрме?

24newnews.ru
24newnews.ru

Бүген эт кешенең дустыннан аның проблемасына әйләнә башлады, дип язган идек.

Ул язмада илдә сукбай этләрнең кешеләргә ташлану очраклары артканнан соң, Дәүләт Думасы депутатларының “Хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турында”гы законга үзгәрешләр әзерләве турында бәян ителә. 

Бу атнада,16 майда, әлеге закон проекты беренче укуда хупланган. Әгәр закон кабул ителсә, хуҗасыз хайваннарны нәрсә эшләтү мәсьәләсен һәр төбәк үзе хәл итә алачак. Закон проктында әйтелүенчә, сукбай этләр мәсьәләсендә тәртип урнаштыру, урындагы географик, климат, социаль-иктисади һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, төбәк башлыгы карары буенча башкарылачак. Әмма аның өчен төбәкләрнең аерым законы булырга тиеш. Ул чакта федераль законның кайсыбер кагыйдәләрен исәпкә алмау рөхсәт ителә.

Думаның экология буенча комитет рәисе Дмитрий Кобылкин аңлатуынча, закон проекты эт-песиләр өчен приютлар эшчәнлеген кире какмый һәм күп төбәкләр бу тәҗрибәне дәвам итәчәкләрен белдергән. Иң мөһиме – төбәкләрдә барлык карарлар гражданнарның фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш, дип ассызыклый депутат.

Ә фикерләр төрле һәм күп. Агрессив этләрне “йоклату” яклылар белән хайваннарны яклаучылар арасында алтын уртаклыкны таба алырлар микән?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: